Илгиз Халиков: Муса Җәлилнең әсәрләрен башка телләргә дә тәрҗемә иттерәсебез килә
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 50дән артык телгә тәрҗемә ителгән герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын башка телләргә дә арттырасы килүен әйтте. «Бәйгедә тәрҗемә номинациясен аерым булдырдык. Казан федераль университеты ярдәмгә килер дип ышанабыз, анда чит илдән килгән күп студент укый. Студентлар ярдәме белән 50дән артык телгә тәрҗемә ителгән Муса Җәлил иҗатын тагын да арттырык идек», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында . Аның әйтүенчә, камил дәрәҗәдә әдәби тәрҗемә булмаса, бу беренче адым булыр иде. «Төп максатыбыз — Муса Җәлил иҗатын дөньяның башка халыклары телләренә тәрҗемә итү. Илебездә Тәрҗемә институты да бар, алар белән дә элемтә урнаштырырга телибез», — ди ул. Илгиз Халиков татар милләтеннән булмаган, татар телен белмәгән катнашучылар арта баруын, аларны Муса Җәлил шәхесе үзләренә тартуын сөйләде. «Урта Азиядән тыш, Төркия, Вьетнам, Гарәбстан кебек илләрдән дә катнашучылар булды», — диде ул. Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе беренче тапкыр 2018 елда уздырыла. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.