Дәүләт Советында авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советында 2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлаулары ачылды. Эш башланганчы депутатлар, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре Минзәлә янындагы авиаһәлакәт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды. «10 октябрьдә Минзәлә районында авиаһәлакәттә кешеләрнең фаҗигале үлеме сәбәпле, бүген, 11 октябрьдә, Татарстанда матәм көне игълан ителде. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алуыгызны үтенәм», — диде Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин. Минзәлә районында 10 октябрьдә L-410 самолеты җиргә каты төшеп утырган. Аның бортында ике пилот һәм 20 парашютчы булган. Һәлакәттә 16 кеше үлгән, тагын алтысы зыян күргән.