Татарстанда тагын 9 кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 9 кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Шулай итеп, 1930,1939 һәм 1948 елда туган өч хатын-кыз, шулай ук 1942, 1947, 1951, 1953, 1955 һәм 1959 елда туган алты ир-ат ковид корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 11 октябрьгә булган мәгълүмат буенча республикада Covid-19 инфекциясеннән 805 үлем очрагы ачыкланган.