Песошин: Татарстан бюджетында 2022 елга дәүләт программалары чыгымнары — 91 процент
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елга Татарстан бюджетында дәүләт программалары чыгымнары 91 процент тәшкил итә. Бу хакта республиканың Премьер-министры Алексей Песошин 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында хәбәр итте. «Бюджет, алдагы еллардагы кебек үк, дәүләт программалары чаралары буенча гамәлгә ашырылачак. Дәүләт программалары һәм алар буенча чыгымнар өлеше 91 процент күләмендә планлаштырыла. Программа составында илкүләм проектлар чаралары каралган. Федераль министрлыклар тарафыннан төгәл илкүләм проектлар буенча акча бүленгәннән соң республика бюджеты составына өстәмә рәвештә тиешле чыгымнар күләме кертеләчәк. Һәм бюджетка төзәтмә кертергә туры киләчәк», — диде Татарстан Хөкүмәте Рәисе. Песошин билгеләп үткәнчә, киләсе елга республика бюджеты элеккечә үк социаль юнәлешле булачак. Аерым алганда, барлык чыгымнарның 80 проценты социаль өлкәгә юнәлдерелә. Аның сүзләренчә, республиканың барлык социаль йөкләмәләрен тулы күләмдә һәм тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәк. 2022 елда Татарстан бюджеты керемнәре 294,8 млрд сум, 2023 елда — 295,8 млрд сум, 2024 елда — 300,1 млрд сум күләмендә планлаштырылган. Киләсе елга чыгымнар 305,7 млрд сум күләмендә фаразлана, 2023 елда — 308,5 млрд сум, 2024 елда — 314,1 млрд сум. 2022 елда республика бюджеты дефициты 10,9 млрд сум күләмендә көтелә, 2023 елда — 12,6 млрд сум, 2024 елда — 13,9 млрд сум. 2022 елда консолидацияләнгән бюджет керемнәре 345,6 млрд сум күләмендә салынган, чыгымнар — 356,5 млрд сум, дефицит — 10,9 млрд сум.