Тверь татарлары өлкәннәргә азык-төлек җыелмалары тараткан
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе ветераннарга азык-төлек җыелмалары тараткан.
«Өлкәннәр көне уңаеннан, 30 сентябрь һәм 1 октябрь көнне ветераннарга азык-төлек җыелмалары өләштек. Акцияне ел саен уздырабыз. Быел утыздан артык җыелма тараттык», — диелгән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Инстаграмдагы сәхифәсендә .
Җыелмага сыек май, чәй, шикәр комы, токмач, куертылган сөт, көрпәләр, он, кондитер әйберләре салынган.
Азык-төлек җыелмаларын тарату — автономиянең күркәм гадәте. Моңа хәтле алар ураза тотучы мөселманнарга азык-төлек җыелмалары өләшкән иде .