Янгын сәбәпле, Казанда кунакханәдән хезмәткәрләрне һәм анда яшәүчеләрне чыгарганнар
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 16.08 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Казанның Мәрҗәни урамындагы «Татар утары» кунакханәсендә янгын чыгуы турында хәбәр килде.
Янгын сүндерүчеләр түбә астыннан төтен чыгуын ачыклаган.
Администарция бинада яшәүчеләрне һәм персоналны чыгарган. Зыян күрүчеләр юк. Янгын китергән зыянны ачыклыйлар.