«Рубин» һөҗүмчесе Деспотович «Локомотив»ка каршы уйнамаячак
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның «Рубин» командасының серб һөҗүмчесе Джордже Деспотович имгәнү аркасында РПЛ чемпионатының бүгенге матчында катнашмаячак. «Рубин» форварды агенты Юрий Горбенко Джордже Деспотовичның бүгенге көндә «Локомотив»ка каршы РПЛ чемпионатының 11 нче турының матчына гаризада һөҗүм итүче булмауның сәбәбен атады. «Джорджада элеккеге имгәнү рецидивы, хәзер ул дәвалана. Якын арада ул сафта булачак», — дип аңлатты Горбенко «Спорт-Экспресска». 2021/22 сезонда Деспотович «Рубин» өчен 8 матч үткәрде. 29 яшьлек серб 1 гол кертте.