Якшәмбе ковидтан вакцинацияләү пункты Кукмараның балалар поликлиникасында эшләячәк
(Кукмара, 16 октябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Иванова). Якшәмбе көнне, 17 октябрьдә, коронавируска каршы вакцина ясау пункты Кукмараның балалар поликлиникасы фойесында эшләячәк.
Прививканы 9.00-12.00 сәгатьләрдә ясатып була. Үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы, СНИЛС булу сорала.