Ел укытучысы Мария Голованова: Һөнәремне югалтудан курыкмыйм
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казанның 122нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова «Ел укытучысы-2021» конкурсы җиңүчеләре бишлегенә керде. «Татарстан 24» өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында ул инглиз теле курсларына популярлык аркасында үз һөнәре өчен куркыныч сизмәве турында сөйләде. «Бөтенләй курыкмыйм. Әйе, пандемия мәгълүмати технологияләрне кулланып дистанцион аралашу өчен зур мөмкинлекләр ачты. Хәзер интернетта телләрне өйрәнү курслары ихтыяҗ буенча беренче урында тора, әмма мәктәптә укытучыларны берәү дә алыштырмаячак, бернинди дистанцион формат та тере аралашуны компенсацияләми», — диде Мария Голованова. Аның фикеренчә, телне интернетта курслар буенча бары тик мәктәптә салына торган билгеле бер база булганда гына өйрәнергә мөмкин. Ел укытучысы шулай ук конкурс аркасында, кызганычка, соңгы вакытта аның нәкъ менә инглиз теле укытучысы эшенә тирәнтен чуму мөмкинлеге булмаганы турында сөйләде. «Мин хәзер тулысынча педагогикага әйләнеп кайтасым килә. Мин соңгы елда конкурс белән мәшгуль булганга күрә, эшемә тулысынча бирелмәү хисе бар. Башта миндә тернәкләндерү чоры булачак, ә аннары инде ниндидер яңа планнар барлыкка киләчәк», — дип сөйләде ул.