Татарстан авылларында үз эшен ачарга теләүчеләрне өч көнлек укуга чакыралар
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 27-29 октябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә укулар узачак һәм ул яңа эш башлаучы эшмәкәрләрне һәм авылда үзенең фермерлык эшен ачарга теләүче яшьләрне җыя. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, белем бирү программасы «Бизнесны башлап җибәрү», «Үсеш юллары» һәм «Авыл хуҗалыгы бизнесын алга этәрү» блокларыннан тора. Чара үз бизнесын башларга теләүчеләрне крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү, аларга үз эшеңне уңышлы башлау өчен кирәкле белем һәм осталыклар бирү, бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үзләштерү һәм авыл яшьләре арасында эшмәкәрлекне популярлаштыру максатыннан оештырыла. Мәктәпне тәмамлангач, һәр катнашучыга дәүләт үрнәгендәге сертификат тапшырылачак, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант конкурсларында катнашканда, аның нигезендә өстәмә баллар алу күздә тотыла. Катнашуга авылда үз бизнесын ачарга теләүчеләр, яшь фермерлар, шулай ук бер елдан кимрәк эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла. Укуларда катнашу өчен 22 октябрьгә кадәр https://clck.ru/Y2oPr сылтамасы буенча онлайн форма тутырырга кирәк. Укуларда COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узуны яки соңгы алты ай эчендә бу авыру белән авырган булуны раслый торган шәхси QR-кодлары булган затлар гына катнаша ала.