Казанда төнлә чыккан янгыннан өч кешене коткарганнар
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнлә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Казанның Ватутин урамындагы 1нче йорта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Өченче каттагы фатирда әйберләр януы ачыкланган. Күрше фатирда яшәүче өч кеше коткарылган. Аларны баскыч буенча урамга чыгарганнар. Янгын 10 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.