Татарстанда 16 градуска кадәр җылы булуы көтелә
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә дип фаразлана. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, ә көндез +11..+16 градус көтелә.