Әлки районында авылда яшәүчеләр үз көчләре белән спорт мәйданчыгы төзергә булганнар
(Әлки, 13 октябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Лия Мәрдегалләмова). Әлки районы Түбән Колчурино спортчылары Владимир Калмыков һәм Александр Чернов, җирлек җитәкчеләре ризалыгын алып, зур булмаган спорт мәйданчыгы төзүгә керешкән. Җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен кайбер җиһазларны үзләре ясаганнар, бер өлешен күрше авылдагы балалар бакчасы йортыннан алганнар, чөнки әлеге учреждениене мәктәп бинасына күчергәч, бу җайланмаларның кирәге калмаган. Александр Чернов урманчы булып эшли, ул агач материаллары белән оста эш итә. Читать дальше...