Ульяновск мәчетенә йөрүчеләр Хәбибулла Хансәвәровның каберен зиярәт кылды
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновскиның «Солтан» мәчете мөгаллимәсе Хәния Аббазова « Өмет » газетасына Ишан хәзрәт каберен зыярат кылу, аның эшен лаеклы рәвештә дәвам итеп, кешеләрне дәвалаган Кәшаф бабай Тугушевның туганнары белән очрашу турында мәкалә язган. Тимерьюл районының Инзенская урамында урнашкан «Солтан» мәчетенә йөрүче мөселман кардәшләребез һәм шәһәребез кунаклары ямьле көз аеның иң матур көнендә Иске Кулаткы районының Яңа Зимница авылына барып, Хәбибулла ишан хәзрәтләре Хансәвәровның каберен зиярәт кылып кайттылар. Иң әүвәл сәяхәттә катнашкан мөхтәрәм кунакларыбыз белән таныштырып үтәсем килә. Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Әлфия ханым озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда инде. Ул безнең мәчет мөслимәләре белән тыгыз элемтәдә тора. Ә Марат хәзрәт Гафуров — үзебезнең Ульяновск егете. Ул безнең мәчеткә йөреп башлангыч дини белем ала, аннары Уфа шәһәрендә Россия ислам университетын тәмамлый. Бүген Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә хезмәт куя. Шулай итеп, хәзер өч якташыбыз башкалабыз мәчетләрендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкара. Нәсел тамырлары Иске Кулаткы районының Яңа Зимница авылына барып тоташкан Вәлитов — Хачатурян урамындагы «Ярдәм» мәчетендә, Әсхать хәзрәт Шәүкәт улы Гиматдинов — «Поклонная тавы”ндагы мәчеттә, Марат хәзрәт Гафуров «Проспект Мира”дагы Җәмигъ мәчеттә динебезгә хезмәт итә. Форсаттан файдаланып, юлда халыкны кайнар чәй белән сыйлау өчен күмер самавырларын хәзерләп алып баручы, машина белән сөйләшеп оештыручы Рамис Гайфулла улына һәм аның бертуган сеңлесе Алия кардәшебезгә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Шоферыбыз да Кулаткы якларыннан булып чыкты. Рамил исемле искиткеч ягымлы егеткә рәхмәттән башка сүзебез юк. Яңа Зимница авылында — изге урыннарда инде өч тапкыр булсам да, яңа кешеләр белән аралашу, үткәндәге тарихи вакыйгалар турында шул җирлектә яшәүче дин әһелләреннән ишетү, ядкарьләрне үз күзләребез белән күрү һәм кулларыбыз белән тотып карау, истәлекләр вә хатирәләрне яңартып, күңелне нечкәртте, күзләрдән яшьләр килерлек тойгы-кичерешләр тудырды. Изге урында безне имам-мөхтәсиб Рушан хәзрәт Мөхәммәтҗан улы Гафуров һәм шушы авылның хөрмәтле мөгаллиме Исмаил Абдракип улы Амиров (аның хәләл җефете Рушания апа Сәид кызы да мөгаллимә) каршы алдылар. Өйлә намазын укып, ирләр тәкбир әйткәннән соң, зиратка кердек. Анда тәһарәтләнеп, ару-пакьләнеп керү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Ишан бабайның кабере янында (аның бөтен нәселе шунда җирләнгән) басып догалар кылгач, бик күркәм өй эченә кереп, ирләр «Ясин» шәрифне укыды. Рушан хәзрәт кабер әһелләренең рухына багышлап һәм безгә хәерле юл теләп дога кылдырды. Аннары ул бөтен гомерен динебезгә хезмәткә, шушы зиратны карауга багышлаган, Хәбибулла Хансәвәровның эшен лаеклы рәвештә дәвам итеп, кешеләрне дәвалаган Кәшаф бабай Тугушевның һәм шулай ук башка мәрхүм авылдашларының тормыш юлы белән таныштырып үтте. Зираттан чыккач, Рушан хәзрәт белән Исмаил абый безне үзләренең машиналарына утыртып, бик тә хөрмәтле Кәшаф бабайның гаиләсе белән таныштырырга алып киттеләр. 87 яшьлек олы килене Зәйнәп Тугушеваның йорты каршына килеп туктагач, тәмам хәйран калдык. Ә өй тирәсен яшьләрчә төзек һәм матур итеп саклап тотучы Зәйнәп апаны үзен күргәч, чиксез сокландык. Безне зирәк, ягымлы, акыллы һәм бик тә матур апа — Ак әби каршы алды. Ул мөгаллимә һәм остаз да әле. Шушы авылның иске мәчете урынына яңартып ясалган мәдрәсәдә бик күпләргә гарәп телен, ислам дине нигезләрен өйрәткән. Ул минем укытучым, дип әйтеп куйды Рушан хәзрәт. Зәйнәп апаның ишегалдындагы яшел чирәмдә бергәләп фоторәсемгә төшеп саубуллашканда, «Өмет» газетасын бик теләп алабыз, яратып укыйбыз, рәхмәтләребезне җиткерәбез, диде Ак әбиебез. Безгә шулай ук Кәшаф бабайның төп йортында — кече килене Разыя апа Тугушева янында булырга да насыйп итте. Бу бик зур йорт, тәрәзәләре урам буена карый. Авыл халкының матур гөлләре урамнарны, тәрәзә төпләрен һәм өй тирәләрен бизәп тора. Ишегалдыннан башланган сап-сары идәнгә күзебез төште. Ә өйнең эче бай эчтәлекле музейны хәтерләтә. Разыя апа янына безнең кебек килүчеләр күп инде. Матур итеп каршы алырга, сүзне нидән башларга өйрәнеп беткән ул. Яңа Зимница авылында нинди генә тарихи вакыйгалар турында сөйләмәделәр! Ә алар барысы да 1805 елда туып, 1897 елда вафат булган Хәбибулла Ишан хәзрәт белән бәйле. Ишан бабайга 31 яшендә Мәккә шәһәреннән биреп җибәрелгән серле таяк (посох) тапшырыла. Әлеге серле — догалы таяк Кәшаф бабай йортына ничек килеп эләккән соң? Хәбибулла ишан үзенең гыйлемен бик күпләргә ирештерү белән генә чикләнмичә, ул һәрьяклап ярдәм итә, эшкә өйрәтә, яше тулып, өйләнергә яисә кияүгә чыгарга вакыты җиткәннәрне берләштерә, кавыштыра, гаилә корып җибәрергә булыша. Ишан бабайның изгелекләрен сөйләп тә, санап та бетерерлек түгел. Аллаһы Раббыбыз шушы изге эш-гамәлләрен кабуллардан кылып, урынын мәңгелек җәннәттә итсә иде. Ишан бабакай, яшь егет булып җитлеккәч, гаилә корырга кирәк, дип Кәшаф бабайны да өйләндерә. Аңарда кешеләрне дәвалау сәләте күрептер инде, серле таягын һәм бик күп догалы китапларын мирас итеп тапшырып калдыра. Һәм игелекле Кәшаф бабай гомере буе бик күп җирләрдән ярдәм сорап килгән халыкны төрле авырулардан дәвалый. «Без Яңа Зимница авылы изге кешеләренең тормыш юлы белән якыннан танышып, табигать кочагында самавырдан рәхәтләнеп тәмле чәйләр эчеп, кайту юлына чыктык. Юлда туктап, намазлар укып, йөрәкләребезгә, күңелләребезгә рухи көч алып, өйләребезгә кайтып та җиттек. Исән-сау вакытта, аякларыбыз йөреп торганда, күзләребез күргәндә, мөселман кардәшләребез белән ешрак очрашырга насыйп булсын».