Коронавирус сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ биналарына килүчеләр санын чикләячәкләр
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Республика Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә гражданнарны һәм ведомство хезмәткәрләрен саклау чаралары күрелде. Коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен хәзер ЮХИДИ биналарында килүчеләр саны чикләнәчәк.
Шуңа бәйле рәвештә, әгәр сезгә машина йөртү таныклыгы алырга кирәк икән, сез дәүләт хезмәтләре порталында кабул итүгә языла аласыз. Анда сез кабул итү көнен һәм вакытын сайлый аласыз. Автомобиль өчен төрле таныклыклар алу өчен Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында күрсәтелгән бүлекчә телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.
Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре республика халкына шәхси куркынычсызлык чараларын һәм профилактик чараларны үтәргә кирәклеген искәртә.