Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атнасы» пленар утырышында катнаша
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атнасы» халыкара форумының пленар утырышында катнаша.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин катнашучыларга мөрәҗәгать иткән.
Чараны «Россия 24» телеканалы трансляцияли.
«Россия энергетика атнасы» 2017 елдан бирле уздырыла. Форум халыкара мәйданчыкка әйләнде, анда экспертлар фикер алыша, энергетика һәм торак-коммуналь тармакларын үстерүгә юнәлдерелгән төп карарлар эзерләнә.