Мәскәүдә мәктәп янында атыш оештырган егетне тоткарлаганнар
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Мәскәүнең Ленин проспектындагы мәктәпләрнең берсе янында билгесез кеше атыш оештырган. Аннары ул качарга тырышкан, әмма аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, егет страйкбол спорт төрендә кулланыла торган коралдан аткан. Атыш нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.