Татарстан юлында автобуска ут капкан
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Автобуска республиканың Зәй районында Поручиково авылы янында ут капкан булган. Яныннан узып баручы шаһитлар «ПАЗ» автобусы януын видеога төшергән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, автобус вахта йөртүчеләрнеке икәнлеге ачыкланган. Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Салонда булган барлык кеше – дүрт пассажир һәм шофер – автобустан чыгарга өлгергән. Транспорт Мавринодан Зәйгә бара торган булган.