Чаллыда шартлауда имгәнгән дүрт кеше реанимациядә
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 21.00 гә җиткерелгән мәгълүматлар буенча, Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә торак йортта газ шартлауда зыян күргән дүрт кеше ята. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 2010 елгы 11 яшьлек малайның хәле җиңелчә авырлык дәрәҗәсендә, тәне җәрәхәтләнгән, ул реанимациядә. 2004 елгы абыйсы — 17 яшьлек үсмер егет авыр хәлдә реанимациядә дәвалана. 1951 елгы, 70 яшьлек ир авыр хәлдә, шулай ук, реанимациядә, аны үпкәләрнең ясалма вентиляциясе системасына тоташтырганнар. 1999 елгы, 22 яшьлек яшь кызның хәле кискен авыр дип бәяләнә, хәзерге вакытта табиблар аның гомере өчен көрәшә.