Балтач командасы бадминтон буенча Арча районы ачык шәхси-команда беренчелегендә җиңде
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Балтач районы командасы бадминтон буенча Арча муниципаль районының ачык шәхси-команда беренчелегендә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады: Азалия Мөхәммәтгалиева — 1нче урын; Нәргизә Мортазина — 1нче урын; Баязит Габдуллин — 1нче урын; Азат Мөхәммәтгалиев — 2нче урын; Рияз Гыйбадуллин — 2нче урын; Кәрим Газизов — 3нче урын. Гомумкоманда зачетында балтачлылар 1нче урын яулады, дип хәбәрү итә Балтач районы матбугат хезмәте.