Татарстан яшьләр эшләре министры Әгерҗедә объектларны карады
(Әгерҗе, 2 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Бүген Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Әгерҗе районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул «Ровесник» яшүсмерләр клубы, «Авангард» яшьләр үзәге һәм «Алмалы» балалар лагеренда булды. Шулай ук Тимур Сөләймановка Әгерҗедә төзеләчәк яңа яшьләр үзәгенең проектын тәкъдим иттеләр. Алга таба «Алмалы» балалар лагеренда министр район җитәкчелеге белән бергә балалар, педагоглар белән очрашты, аларны урнаштыру шартларын карады һәм туклану сыйфатын белеште. Читать дальше...