Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 03.11.2021

Кукмара балалар музыка мәктәбе 55 еллык юбилеен бәйрәм итте

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 3 ноябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районы Мәдәният йортында Кукмара балалар музыка мәктәбенең 55 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм концерты булды. Юбилей концертында төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, укытучылар катнашты. Әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев һәм башкалар килгән иде. Читать дальше...

Арчада «Зур этнографик диктант» яздылар

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» ). Бүген, 3 ноябрьдә, «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе башланды. Әлеге акциягә безнең район халкы да кушылды. Арчада 5 мәйданчыкта район Иҗтимагый совет әгъзалары, Үзәкләштерелгән китапханә, Мәдәният йорты, Арчаның 6нчы мәктәбе, «Казан арты» тарих-этнография музее коллективлары белемнәрен сынады. 99 кеше 45 минутта 30 сорауга җавап язды. «Зур этнографик диктант» акциясе 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала. Читать дальше...

Әгерҗе муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ).  Әгерҗе муниципаль районы Советы аппаратына яңа җитәкчесе билгеләнде. Ул — Альбина Хафиз кызы Сайдиәхмәтова.  Альбина Сайдиәхмәтова 1978 елда Әгерҗедә туган. 2001 елда Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган. Белгечлеге буенча — икътисадчы. Хезмәт юлын 1997 елда район социаль тәэмин итү бүлегендә белгеч буларак башлаган. 1999 елдан соңгы хезмәт юлы район хакимиятендә оештыру бүлеге белән бәйле. Биредә ул белгеч, әйдәп баручы белгеч вазифаларын башкара. Читать дальше...



Кардиолог кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган симптомнарны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның махсус туры эфирында йөрәк-кан тамырлары системасындагы проблемалар белән бәйле булган симптомнарны атады. «Беренче чиратта, күкрәк читлегенең авырта башлавы сагайтырга тиеш. Бу физик яки эмоциональ йөкләнешкә бәйле булырга, авырту күкрәккә генә түгел, аскы казналыкка, сул як калак сөягенә, аркага һәм кулларга да күчәргә мөмкин», — дип искәртте табиб. Читать дальше...

Самара өлкәсенең Яңа Мансур һәм Мәчәләй авылларында зиратларны җыештырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур һәм Мәчәләй авылларында зират территориясен җыештыру буенча көзге өмәләр узды. «Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Яңа Мансур авыл җирлеге администрациясе зиратларны җыештыру һәм тәртипкә китерүдә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә. «Мәчәләй авыл җирлегендәге зиратларны тәртипкә китерү буенча көзге өмәләр дәвам итә. Әлеге чараларда катнашучы мәчет имамнарына, авылдашларга һәм чыгышы белән шушы авыллардан... Читать дальше...

Белем бирү оешмалары өчен санитария кагыйдәләре гамәлдә булу вакыты озайтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе чорында Россиядә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге турында санитария кагыйдәләренең гамәлдә булу вакыты 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. Моңа кадәр кагыйдәләрнең гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 гыйнварына кадәр иде.

Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте «Ансар-төньяк» яшьләр форумын үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте «Ансар-төньяк» мөселман яшьләре форумын үткәрде. Чара Юрга районы Зимник авылындагы «Кышлау нуры» мәчете базасында узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Көн дәвамында яшь мөселманнарга мавыктыргыч һәм бай программа (мөселманнар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр темасына лекцияләр, «Мөслимквиз» интеллектуаль уены, тирда ату һ.б.) тәкъдим ителде. Форумда катнашучылар... Читать дальше...

Экспертлар ел ахырына кадәр машина бәяләре тагын артыр дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә ел ахырына кадәр яңа автомобильләрнең бәясе тагын 4-5 процентка артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Банкавто (РГС Банкның цифрлы платформасы) үткәргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә. «Бәя арту 9 ай дәвамында тукталмады… Күпчелек модельләрнең тәкъдим ителгән ваклап сату бәяләре форматындагы прайс-битләре ел ахырына кадәр тагын 4-5 процентка артачак», — дип искәртә Банкавто эксперты. Бәя артуның сәбәбе — ихтыяҗның югары булуы һәм автомобильләргә кытлык. Читать дальше...



10 ноябрьдән Чаллы оешмаларында ковидтан прививка ясатмаучыларны ачыклый башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 10 ноябрьдән башлап Чаллыда шәһәрнең хезмәт коллективларында тикшерүләр башлана. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) территориаль бүлеге хезмәткәрләре, мәҗбүри вакцинация кертелүгә дә карамастан, коронавируска каршы прививка ясатмаган предприятие хезмәткәрләрен ачыклаячак. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфыйгуллина Чаллы шәһәр Советының IХ утырышында шул хакта хәбәр итте. Читать дальше...

Гуманитар ярдәм күрсәткән өчен, Әфганстан татарлары Татарстанга рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстан татарлары Татарстан җитәкчелегенә һәм республика халкына үзләре өчен кыен вакытта булышлык иткәннәре, шул исәптән гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Алар шул хакта видеоролик яздырган. «Без, татарлар, Сари-Пуль провинциясенең Госфанди шәһәрендә, Татар дип аталган районда яшибез. Татарстанга һәм безне онытмаган барлык татарларга сәлам тапшырабыз һәм рәхмәт әйтәбез», - ди роликта җәмгыять аксакалларының берсе. Шунысын да искәртик... Читать дальше...

Полицейскийлар Түбән Камадагы сәүдә үзәгенә халыкны QR-кодсыз керткән кешеләрне эзли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Полиция хезмәткәрләре Түбән Камадагы сәүдә үзәкләренең берсендә билгесез кешеләрнең QR-кодларны тикшермичә генә халыкны үткәреп җибәрүен сурәтләгән видео чыкканнан соң тикшерү эшен башлады. Шул рәвешле, алар республикада коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары турындагы ТР Министрлар Кабинеты карарын бозган. Бу хакта сәүдә үзәгендә каравылчы булып эшләүче кеше хәбәр иткән. Әмма полиция хезмәткәрләре килгәндә закон бозучылар инде урында булмаган. Читать дальше...

Илшат Әминов халык санын алу турында: Россиядә татар булу - бик шәп

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). ТНВ каналы генераль директоры Илшат Әминов Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен Казандагы стационар участокларның берсенә килде. Ул милләте белән горурлануын әйтте, татар халкы — Россиядә дәүләт төзүче халыкларның берсе булуын искәртте, шуңа күрә аны сакларга һәм ярдәм итәргә кирәк. «Россиядә татар булу — бик шәп. Татар — горур яңгырый», — диде ул, җанисәп анкетасын тутыргач. 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу уза. Беренче этап нәтиҗәләрен 2022 елның 31 маенда... Читать дальше...

Иркутск янында Ан-2 очкычы һәлакәткә юлыккан, ике кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Иркутск янында Ан-2 очкычы һәлакәткә очраган, ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Самолет техник төзексезлек яки һава шартлары начар булу аркасында һәлакәткә юлыккан дип фаразлана. Очкычта барлыгы җиде кеше булган, хәзерге вакытта калган биш кешенең язмышын ачыклыйлар. ТАСС агентлыгы чыганакка сылтама белән хәбәр иткәнчә, самолет бортындагы барлык кешеләр дә һәлак булган.

Актанышта 47 миллион сумга төзекләндерелгән кварталны ачу тантанасы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). Быелгы җәйдә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Актаныш авылының 4 кварталы төзекләндерелде. Район җитәкчелеге һәм төзүчеләр 4 кварталда яшәүчеләр белән төзелеш дәвамында очрашып торды. Халык киңәше белән, проектка үзгәрешләр дә кертелгән. Мәсәлән, кварталга керү юлы моңарчы берәү генә булып кыенлыклар тудырса, хәзер автомобильләр ике юлдан керә-чыга ала. Чүп түгү контейнерлары яңартылган, балалар мәйданчыклары да зурайтылган, яңа җиһазлар куелган. Читать дальше...

Миңнехановка Казансу елгасын үстерү стратегиясенең төп юнәлешләрен тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының үсеш стратегиясен әзерләүгә багышланган киңәшмә үткәрде. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановка стратегиянең төп элементларын тәкъдим иттеләр. Велоҗәяүле маршрутлары, яр буе парклары, көймә станцияләре, «Татарстан көзгеләре» экотуристик кластерын булдыру һәм яңарту хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, әлеге стратегия ярдәмендә Татарстан башкаласында берничә экологик проект гамәлгә ашырылачак. Читать дальше...

Казанда бер бала тәрәзәдән егылып һәлак булганнан соң прокуратура тикшерү эше башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Горький шоссесында күп катлы йортның алтынчы катындагы тәрәзәдән ике яшьлек бала егылып төшкәннән соң, Татарстан прокуратурасы тикшерү эшен оештырды. Якынча мәгълүматлар буенча, сабый тәрәзәне үзе ачкан һәм җиргә егылып төшкән. Бу вакытта аның әнисе – өйдә, әтисе эштә булган. Фаҗига булган урынга Казанның Киров районы прокуроры Илдар Сабиров килгән. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына... Читать дальше...

Бүген Актаныш районының ике авылында заманча медицина пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», « Актаныш таңнары », Ләйсән Газизова). Бүген Актаныш районының ике авылында — Иске Җияш һәм Уръядыда заманча медицина пункты ачылды. Иске Җияштә озак еллар фельдшер булып эшләгән Нурания Харрасова «Без бу көнгә озак килдек», — ди. Моңарчы фельдшерның эш шартлары бик авыр булган, бина иске, җылылык юк. Авыруларны кабул итү, медицина ярдәме күрсәтү аңа карап тукталып тормаган. Нурания апа укол ясарга, система куярга авылдашларының өенә йөргән. Юллар пычрак булу сәбәпле... Читать дальше...

Актанышның Пучы авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», « Актаныш таңнары », Ләйсән Газизова). Бүген Актаныш районының Пучы җирле җитәкчелеген, авыл халкын өй туе белән котларга Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде. Моңа кадәр Пучы Башкарма комитеты Нур Баян исемендәге хуҗалык идарәсе белән булып 1974 елда төзелгән бинада иде. Бүген җирле җитәкчелек авыл халкын яңа, заманча төзелгән, интернет челтәре үткәрелгән... Читать дальше...

«Әнвәр Хәйри укулары» конференциясенә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). 4-5 декабрьдә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Конференция Биләр каласы тарихын фәнни өйрәнүгә һәм Биләрне дөньяга танытуга зур өлеш керткән, татар дөньясы тарихында җуелмас эз калдырган галим, сәлкешләрнең дусты һәм остазы Әнвәр Хәйри исемен мәңгеләштерү максатын куя, ди оештыручылар. Чара шулай ук фәнни, иҗтимагый... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица Анна Семенович призналась, что ей пришлось прервать отдых из-за болезни





Персональные новости
НОПРИЗ

Подмосковные проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023





#ТатарстанВместе #МояПерепись бәйгесендә катнашкан дүрт кеше iPhone 13 отты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу көннәрдә Татарстанда #ТатарстанВместе #МояПерепись онлайн-фотоконкурсы уза. Республикада җанисәп барган көннәрдә барлыгы 28 смартфонның иясе ачыкланачак. «1-14 ноябрьдә көн саен 20.00 сәгатьтә „ВКонтакте“ социаль челтәренең „Народный Татарстан“ төркемендә туры эфирда икешәр iPhone 13 уйнатабыз. Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. Республикада яшәүчеләр исәпкә алу пунктларына яки күп функцияле үзәккә килергә, җанисәп плакаты яки баннеры фонында селфи ясап яисә фотога төшеп... Читать дальше...

Депутат Рөстәм Кәлимуллин Актанышта укытучы Хөрмәтуллиннар гаиләсендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш таңнары », Ләйсән Газизова). Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде. Беренче булып депутат Пучы авылында хәзерге вакытта үзизоляциядә булган Хөрмәтуллиннар гаиләсенә килде. Дәүләт Думасы тарафыннан депутатларга 1нче ноябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр төбәкара атналык кысаларында районнарга чыгып халыкны борчыган сорауларны өйрәнү, район башлыклары белән берлектә төбәктәге проблемаларны хәл итү бурычы куелды.... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә 182 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 182 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «50 кеше хастаханәгә озатылган, 132 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 127, Чаллыда — 27, Питрәч һәм Лениногорск районнарында — дүртәр, Актаныш, Бөгелмә һәм Спас районнарында ... Читать дальше...

Йогышлы авырулар табибы ковидның репродуктив системага йогынтысы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән табигый шартларда очрашу репродуктив функцияләрдә проблемалар килеп чыгуның сәбәбе булырга мөмкин, ә ковидка каршы прививка ясаткан очракта сәламәт балалар табу мөмкинлеге күпкә зуррак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә. «Вирус... Читать дальше...

Дума депутаты Рөстәм Кәлимуллин Актанышта үзизоляциядәге өлкәннәр белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Ләйсән Газизова). Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин Пучы авылында үзизоляциядәге өлкәннәр белән очрашты. Ул бүген Актаныш районына эш визиты белән килде. Озак еллар Мамадыш, Биектау районнарын җитәкләгән Рөстәм Кәлимуллин быелгы Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында Татарстаннан депутат булып сайланды. 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның үзизоляциясе вакытында депутат Пучы авылындагы өлкәннәрнең хәлләрен белде, күчтәнәч кабын тапшырды. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Anadоlu Group вәкиле белән уртак проектлар хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советының идарә рәисе, Anadolu Group компаниясенең директорлар советы рәисе Тунджай Озильхан белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар яклар арасындагы хезмәттәшлек перспективалары, Төркия-Россия эшлекле советы кысаларындагы багланышлар хакында сөйләште. «Сез Россия һәм Төркия бизнесын якынайту өчен күп эш башкарасыз», — дип искәртте... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев рассказал, что у него не получилось в первом сете матча с Арнальди в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве в парке нашли труп мужчины





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Виктор Цой

У могил Горшка и Виктора Цоя на Богословском кладбище появилась защита от вандалов



Москва

Китайский город Чэнду ослабил "охладительные" меры на рынке жилья

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net