Актанышның Пучы авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», « Актаныш таңнары », Ләйсән Газизова). Бүген Актаныш районының Пучы җирле җитәкчелеген, авыл халкын өй туе белән котларга Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде. Моңа кадәр Пучы Башкарма комитеты Нур Баян исемендәге хуҗалык идарәсе белән булып 1974 елда төзелгән бинада иде. Бүген җирле җитәкчелек авыл халкын яңа, заманча төзелгән, интернет челтәре үткәрелгән, компьютерлар белән җиһазландырылган яңа бинада кабул итә башлаячак. «Пучы авылы яңа бинага бик тә лаек. Җирлектә соңгы елларда бик күп эләр эшләнде. Биредәге халык ике зур авыл хуҗалыгы берләшмәсендә: Нур Баян исемендәге хуҗалыкта һәм „Әнәк“ агрофирмасында хезмәт куя», — диде Энгель Фәттахов. Аның сүзләренчә, хәзер Пучы, Әнәк авыллары туристик үзәккә әйләнде. «ТР Беренче президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиевкә багышланган мәйданда, күренекле шәхесебезнең бюсты янына, „Бабай утары“ паркында, музейда милләттәшләребез генә түгел, төрле төбәкләрдә яшәүчеләр еш кунак. Сезгә яңа бинада эшегездә уңышлар телибез. Төзүчеләргә сыйфатлы, матур, җылы бинаны сафка бастырган өчен зур рәхмәт», — диде ул һәм бинаны төзегән «ПМК» оешмасы җитәкчесе асыл Шәяхмәтовка рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоцияциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин республика программаларының Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуда мөһим роль әйтте. «4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь — Татарстан Республикасы конституциясе көне алдыннан Актаныш районында мондый тантаналарда катнашу күңелдә туган республикабыз белән горурлык хисләре уята. 1990 елдардан башлап республикада бик күп социаль программалар эшли: газ кертү, авылара юллар төзү, мәктәп, балалар бакчалары, ФАПлар төзү, „Безнең ишегалды“ программасы кысаларында авылларыбыз, район үзәкләре искиткеч зур үзгәрешләр кичерә», — диде ул. Аныйң сүзләренчә, 2017 елдан гамәлгә кергән Җирле үзидарә биналарын төзү һәм төзекләндерү программасы буенча республикада 56 бина төзелде, 21 бинага капиталь ремонт ясалды. Актанышта да әлеге программа акрынлап үз җимешләрен бирә: районда 2 авыл җирлегендә яңа бина төзелде, 4 бина капиталь төзекләндерелде. Әгъзам Гобәйдуллин Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдиновка ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне уңышлы хәл итүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау кәгазе тапшырды. Нияз Нуретдинов республика, район җитәкчелегенә авылның социаль-икътисади йөзен яхшыртудагы ярдәм өчен рәхмәт әйтте. Озак еллар Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортын җитәкчләгән Зөлфирә Исламова исә үз чыгышында Актанышка килгән кунакларны иң элек пучылылар каршылавын искәртте, авылга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.