Арча районында «Нәни Сөмбелә» бәйгесе узды
(Арча, 22 ноябрь, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре »). Арча районында балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында «Сөмбелә» бәйрәме үткәрелде. Ел саен район күләмендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Нәни Сөмбелә» бәйгесе үткәрелә. Анда бакчаның иң сәләтле, тырыш баласы катнаша. Аның татар телендә матур итеп сөйләшә белүе дә мөһим, диелә хәбәрдә. «Быел бакчабыз данын икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеменнән Габдрахманова Айзилә яклады. Аңа дуслары да ярдәмгә килде. Алар бергәләшеп „Сөмбеләдә кунакта“ күренешен күрсәттеләр. Читать дальше...