Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 28.11.2021

Кукмарада территорияләрне һәм биналарны иң яхшы Яңа ел бизәүгә конкурс игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Хезмәт даны »). Кукмара районында территорияләрне һәм биналарны иң яхшы Яңа ел бизәүгә конкурс игълан ителде. Сигез номинациядә узучы бәйгедә шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, балалар бакчалары, оешма-предприятиеләр, эре һәм кече бюджет оешмалары, авыл җирлекләре, кече һәм урта бизнес объектлары, күпфатирлы һәм шәхси торак йортларда яшәүчеләр катнаша ала. Нәтиҗә ясаганда төп игътибар сәнгати бизәлеш, утлар кую, балалар, гаилә белән ясалган уенчык һәм башка төр конструкцияләр булу... Читать дальше...

Яшел Үзән сөт комбинаты тәрбиягә бала алган гаиләләрне Әниләр көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты районда тәрбиягә бала алган гаиләләрне Әниләр көне белән котлады һәм гомуми авырлыгы 330 кг булган 59 продукция җыелмасы тапшырды. Бүгенге көндә Яшел Үзән районында 38 тәрбиягә бала алган гаилә яши, шуларның 21е — күп балалы. Тәрбиягә алынган балаларның гомуми саны-101. Һәр гаилә комбинаттан бүләккә сөт, атланмай, эремчек, каймак, катык һәм балалар продукциясеннән торган алган сөт ризыклары җыелмасын алды. ... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һәм явым-төшемле һава торышы була. Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, иртәгә дә болытлы була, вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Казанда һәм кайбер районнарда юлларда бозлавык булачак, томан төшә. Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана, Республикада һава температурасы нульдән биш градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава өч градуска кадәр җылыначак, Республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә җылырак булачак.



Татарстан мөфтие Инстаграмда Әниләр көне уңаеннан котлау язган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Диния нәзарәтенең Инстаграм аккаунтында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Әниләр көне уңаеннан мөрәҗәгате чыкты. Мөфти бу бәйрәмнең һәр мөселман кешесе өчен аеруча мөһим булуын ассызыклады.«Без үзебезнең тормыш өчен рәхмәт әйтеп, Аллаһы Тәгалә хакына әниләргә бурычны кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлек белән кайтарырга тиешбез. Ә бәйрәм безгә бу хакта тагын бер тапкыр искәртә», — ди ул.

Динә Гарипова Александр Градский турында: Барысы өчен дә рәхмәт

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). «Голос» проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова үзенең Instagram аккаунтында остазы Александр Градский турында җылы сүзләр язган. Градский бүген 72 яшендә вафат булды. «Кадерле Александр Борисович, без сезне һәрчак яратачакбыз… Барысы өчен дә рәхмәт…», — дип яза ул. Меңләгән кеше кайгы уртаклашкан. «Җирдә бернәрсә дә эзсез узмый…», «Александр Борисовичка сезнең өчен рәхмәт, Динә! Хәтерлибез һәм кайгырабыз!», «Ходай, ни кызганыч! Бөек кеше... Читать дальше...

Татарстанда җиңел машина белән «ГАЗель» бәрелешкән, биш кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Татарстанның Апас районында Чүри-Бураш авылы янында Lifan җиңел машинасы белән «ГАЗель» бәрелешкән. Бәрелүдән соң җиңел машинага көчле зыян килгән. «ГАЗель» машинасы юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Авария нәтиҗәсендә биш кеше зыян күрә: ике машина йөртүче һәм җиңел машинадагы өч пассажир. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр, дип хәбәр итә шаһитләр.

Кытай галимнәре иң радиоактив җиләк-җимешне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Кытай галимнәре бананның иң радиоактив җиләк-җимеш булуын билгеләгән. Бананда калий-40 изотопы бар, Пекин университеты галимнәре шуны раслаган. Бу хакта « Российская Газета » сайтында хәбәр ителә. Физик фәннәр докторы Чжан Сяотянь һәм биомедицина инженериясе докторы Лао Цзы сүзләренәчә, банан чыннан да ионизация нурланышын бирә. Әмма ул бик зур күләмдә түгел түгел. Ул радиацион яктан куркыныч дигән фаразлар фәнни расланмаган. Бер бананда 0778 микрозиверт радиация дозасы бар. Читать дальше...

Белгечләр: Коронавирусның «омикрон» штаммы кичекмәстән төрле яклап өйрәнүне таләп итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). SARS-CoV-2 коронавирусның яңа штаммы «омикрон» борчу тудыра һәм тиз арада төрле яклап өйрәнүне таләп итә. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Новосибирстагы «Вектор» үзәгенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Яңа „омикрон“ вариантының S-аксым генында бик күп мутацияләр бар. Яңа геновариантка хас булган кайбер мутацияләрнең иммунитетка каршы тора алуы билгеләнә», — ди белгечләр. Читать дальше...



Илсур Метшин Казан халкын Ханука бәйрәме белән тәбрикләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласын халкын яһүд милли бәйрәме — Ханука белән тәбрикләде. «Күп гасырлык тарихлы бу искиткеч бәйрәм иреккә омтылуны, миллилекне, әхлакый идеалларны саклап калу символы булып тора, җылы хисләр уята, өмет бирә һәм игелек кылырга рухландыра», — диелә шәһәр башлыгының сайттагы котлавында. Мэр ханука шәмнәрен кабызу гадәтенең буыннан-буынга тапшырылуын ассызыклады. «Ул Россия һәм дөнья мәдәниятенең мөһим өлеше булып тора», — ди ул. Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 253 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 253 яңа очрагы теркәлгән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зарарлану очракларының алтысы читтән кертелгән, калганнары — башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә. «Җитмеш биш кеше хастаханәгә салынды, 178 кеше өйдә дәвалана», — диләр министрлыкта. Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән — 117 кеше йоктырган. Чаллыда — 32, Яшел Үзән районында — 21, Буа районында — сигез яңа очрак билгеле. Читать дальше...

Мексика «омикрон» штаммы таралу сәбәпле чикләрне ябу файдасыз дип белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Мексиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Уго Лопес-Шатель коронавирусның яңа штаммы таралмасын өчен сәфәрләрне чикләүне һәм чикләрне ябуны файдасыз һәм икътисадка зыян гына китерә дип белдерде. Бу хакта « РИА Новости » сайтында хәбәр ителә. «Әлегә „омикрон“ штаммының тагын да көчле булуы исбатланмаган, аның вакцинадан барлыкка килгән иммунитетны җиңә алуы да исбатланмаган. Сәфәрләргә чикләүләр һәм чикләрне ябу — файдасыз чара. Ул икътисадта һәм кешеләрнең байлыкларында чагылыш таба»... Читать дальше...

Коронавирусның «омикрон» штаммы таралу сәбәпле Израиль чикләрне яба

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Израильнең Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча Хөкүмәт комиссиясе яңа «омикрон» штаммы таралу сәбәпле чит ил кешеләре өчен дәүләт чикләрен 14 көнгә ябуны игълан итте. Бу хакта ил Премьер-министры канцеляриясе сайтында бастырылган гаризада язылган. Чит ил гражданнарына Израильгә керү тыелачак. Махсус комиссия рөхсәт биргән очракта гына илгә керергә мөмкин. Вакцина ясаткан яки авыруны кичергән Израиль гражданины илгә кайткач ПЦР-тест тапшырырга һәм өйдә карантинда утырырга тиеш. Читать дальше...

Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясенең 33 548 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Россиядә 33 мең 548 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Бу хакта, инфекция таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән « РИА Новости » хәбәр итә. «Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең 33 548 очрагы расланган, шул исәптән клиник симптомнарсыз 2127 очрак ачыкланган», — диелә хәбәрдә. Узган тәүлектә 1224 кеше үлгән, 30 646 кеше дәваланган. Иң күп зарарланган кешеләр Мәскәүдә — 3086, Санкт-Петербургта ... Читать дальше...

ЮХИДИ бозлавык һәм буран вакытында юл кагыйдәләрен үтәргә һәм сак булырга өнди

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 28 ноябрьдә Татарстанда томан, буран, көчле җил һәм бозлавык көтелә. Шуңа бәйле рәвештә республиканың Дәүләт автоинспекциясе куркынычсызлык чаралары турында искәртә. Машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән иң зур тизлек белән түгел, ә һава шартлары һәм юлларның торышын исәпкә алып куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлектә йөрергә тиеш. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлардан тыелырга киңәш ителә. Машина салонында булган бөтен кеше иминлек каешын эләктерергә тиеш. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә Әниләр көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге аккаунтларында әниләр көне уңаеннан котлау сүзләре язган. «Һәр кешегә дә газиз булган әниләргә иң изге теләкләр телим! Исәнлектә-саулыкта, балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп итсен», — дип язган Республика җитәкчесе. Ул әниләргә шалтыратырга, котларга, беркайчан да аларның кәефен төшермәскә өнди.

Россиядә «ярлылык чиге» күрсәткечен билгеләү тәртибе расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте ил һәм төбәкләр буенча «ярлылык чикләрен» билгеләү тәртибен раслады. Бу хакта Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә. «Хәзер „ярлылык дәрәҗәсе“ күрсәткечен исәпләгәндә яшәү минимумы урынына яңа күрсәткеч — „ярлылык чиге“ кулланылачак», — дип аңлаталар министрлыкта. «Ярлылык чиге»нең башлангыч күрсәткече 2020 елның 4 кварталында гамәлдә булган яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләнәчәк, ә аннары ул инфляциягә бәйле рәвештә үзгәрә. Читать дальше...

Чехиядә коронавирусның яңа «омикрон» штаммы белән зарарлану очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Чехиядә коронавирусның яңа «омикрон» штаммы белән зарарлану очрагы расланган. Бу хакта Чехия радиосына сылтама белән « Российская Газета » хәбәр итә. Инфекция Либерецта яшәүче хатын-кызда табылган. Ул Намибиядә булган, аннан Көньяк Африка Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша өенә кайткан. «ТАСС» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хатын-кыз коронавирустан вакцина ясаткан булган, авыру җиңел формада уза. Ул һәм аның белән Чехиягә кайткан сигез кеше хәзерге вакытта изоляциядә.

Декабрь аеннан кайбер пенсионерларның пенсиясе автомат рәвештә индексацияләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 1 декабреннән өч категория пенсионерларның пенсиясе автомат рәвештә индексацияләнә. « Российская газета »да хәбәр ителгәнчә, беренче чиратта ул ноябрь аенда 80 яше тулган гражданнарга кагыла. Закон буенча, 80 яшькә җиткән гражданның пенсиясе ике тапкыр арта. 2021 елда пенсия күләме 6 044 сум дип билгеләнгән булса, 80 яшь тулгач, ул 12 088 сум була. Туган көннән соң икенче айда пенсия артып килә. Шулай ук 2021 елның август аена кадәр эшләгән пенсионерларның да түләүләре арта. Читать дальше...

Татарстан тимер юлларын кардан чистарту өчен 14 махсус техника кулланылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның тимер юлларын кардан һәм боздан чистарту өчен 14 махсус техника кулланылачак. «Татарстанда кар чистарту машиналарын кышкы чорда тимер юлда эшләүгә әзерләү төгәлләнде», — дип хәбәр итә Горький тимер юллары матбугат хезмәте Кышын юлларны җиде кар ташучы машина, өч кар чистарткыч, бер струг-кар чистарткыч һәм өч пневмочистарту машинасы чистартачак. Техника тимер юлның иң мөһим урыннарында эшлиячәк.


Музыкальные новости
Юрий Лоза

Юрий Лоза объяснил, почему Чулпан Хаматова критикует Россию





Персональные новости
Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)





Җырчы һәм композитор Александр Градский вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Совет һәм Россия җырчысы, композитор Александр Градский 72 яшендә вафат булды. «Пятый канал» хәбәр иткәнчә, Градский бүген төнге сәгать икедә хастаханәдә үлгән. Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, җырчы инсультка шик белән хастаханәгә яткан. Сентябрь аенда Градский коронавирус белән авырган булган.

МГИМО профессоры татар тарихы турында онлайн лекциягә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрьдә (дүшәмбе) сәгать 16.00дә МГИМОда милләтебезнең тарихына багышланган  «Татарлар һәм Татарстан» лекциясе узачак. Лекцияне танылган тарихчы, МГИМОда укытучы профессор Илдар Әхтәмҗан алып бара. Лекцияне онлайн яисә офлайн форматта тыңлау өчен регистрация үтәргә кирәк.

Азнакай техникумы студентлары авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Азнакай », Резеда Шәрипова). Азнакай политехник техникумы студентлары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. «Бу уку елында авыл хуҗалыгы профиле буенча 2 төркем чыгачак. Алар практиканы хуҗалыкларда, үзебезнең басуларда үтеп, тәҗрибә тупладылар. Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы», — диде техникум директоры Роберт Хөснетдинов. Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Лилия Гафиева белдерүенчә, бүгенге көндә районда 543 вакансия бар, шуның 19 авыл хуҗалыгы өлкәсенә карый. Читать дальше...

Чирмешәндә «Самавыр» бәйрәме узды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән район мәдәният йортында рус халкының «Самавыр–FEST» бәйрәмендә җырлар, такмаклар җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар. Мәдәният йортының фойесында мәктәп укучылары бәйрәм кунакларын сый-нигъмәт, бизәлгән самавыр куелган өстәлләр белән каршы алдылар. Шунда ук рус халкының милли эш коралларын, кул эшләнмәләре дә тәкъдим ителде. Балалар кайбер тарихи вакыйгаларга тукталдылар, киез итек, чабата турында да кызыклы мәгълүмат җиткерделәр... Читать дальше...

Питрәч районының үзәк китапханәсендә мультипликация студиясе ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Алга », Люция Сираҗиева). Питрәч районы үзәк китапханәләр системасы Татарстанда тел күптөрлелеген саклау буенча грант конкурсында 500 мең сум отты. Бу акчага Питрәчтә өлкәннәр китапханәсендә балаларга мультипликация өйрәтү буенча беренче туган якны өйрәнү түгәрәге булдырылачак. Проект «Күпмилләтле буяулар» дип атала. «Без балалар белән татар, рус һәм керәшеннәрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары турында мультфильмнар булдырачакбыз. Балалар безнең ярдәм белән сценарийлар уйлап табачаклар... Читать дальше...

Апаста унҗиденче тапкыр узган «Ике моң» парлы җырчылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Апас-информ »). Апас район мәдәният йортына «Ике моң» парлы җырчылар бәйгесе узды. Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды һәм Әниләр көненә багышланды. Концерт төрле авыллардан һәвәскәр җырчыларны, төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Гаиләләре, хезмәттәшләре, дуслары белән җырлаучылар да булды. «Ике моң –2021» бәйгесендә гран-прига Кече Болгаердан Фәнил Низамов һәм Рания Низамова ия булды.

Спорт в России и мире
Москва

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев рассказал, что у него не получилось в первом сете матча с Арнальди в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошел ливень «летней интенсивности»





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»



Москва

Когда в 2024 году Страстная неделя, церковные и народные традиции на этот период

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net