Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 23.11.2021

«Чирмешән ЭтноГүзәлләре» бәйгесендә милли туй киемнәрен дә күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 23 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Илсөяр Гайнетдинова). Чирмешән район мәдәният йортында беренче тапкыр «Чирмешән ЭтноГүзәле-2021» матурлык бәйгесе үтте. Әлеге титул өчен районыбызның 15 гүзәл заты көч сынашты. Бәйгедә татар, чуваш, мордва, рус милләтләре вәкилләре катнашты. Иң кечеләренә 14әр яшь булса, иң өлкәненә — 28. Визит карточкасында кызлар үзләре белән таныштырдылар. Кайберләре бу биремне туган телләрендә башкарды. Икенче биремдә бәйгечеләр жюри әгъзалары игътибарына... Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары «Динамо»ны җиңде: сугышулар да, капитаннар голлары да булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Риганың «Динамо» командасын җиңде.  Уен исәбе — 4:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Бүген «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов командасы өчен 100нче уенын үткәрде. Беренче период. Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов, көндәш команда уенчысына каты бәрелеп, аны екты. Шунда ук Михаил «Динамо» хоккейчысы Оскарс Цибульскис белән сугышып та алды. Әлеге ике уенчыга сугышканнары өчен бишәр минутлык штраф бирелде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде. Җиддә халыкара аэропортында аны Корольлекнең Тышкы эшләр министры урынбасары һәм Россиянең Эр-Риядтагы илчесе каршы алды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Аның утырышы иртәгә булачак.



Алабугада Мәңгелек утта яшүсмерләрнең аякларын җылытуы видеога эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә яшүсмерләрнең Алабугада Мәңгелек ут янында аякларын җылытып торуы видеосы пәйда булды. Роликта укучыларның утта аякларын җылыткалап алулары күренә. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, Алабуганың күзәтчелек ведомствосы әлеге хәл турындагы мәгълүматны тикшерә башлаган. Прокуратура полициягә үсмерләрнең шәхесләрен ачыкларга кушкан.

Дөньядагы иң өлкән кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Филиппиннар дәүләтендә 124 яшендә Франциска Сусано вафат, ул дөньядагы иң өлкән кеше булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте. Мәрхүмәнең дөньяда иң өлкән кеше статусында булуы Гиннес рекордлар китабында рәсми рәвештә теркәлгән. Сусано 1897 елның 11 сентябрендә туа.

Фәрит Хәнифов юлларны кардан чистарту өчен бөтен техникаларның әзер булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юлларны кардан чистарту өчен бөтен техникаларның әзер булуын әйтте. «Бөтен техника кышка яхшы әзерләнгән, эш хәлендә. Борчылырга урын юк. Оешмаларда 1157 махсус техника, шул исәптән 316 катнаш юл машинасы, 140 автогрейдер, 117 ротор һәм 497 берәмлек башка техника — экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар бар. Алар бөтенесе ГЛОНАСС системасына кушылган. Кайсы машина нәрсә эшләгәне күренеп торачак»... Читать дальше...

Россиядә бер ай эчендә беренче тапкыр ковидның 34 меңнән кимрәк очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер ай эчендә беренче тапкыр Covid-19 йоктыруның 34 меңнән ким яңа очрагы рәсми рәвештә теркәлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб. «Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә коронавирусның 33 996 очрагы расланган, шулай ук 2024 (6 процент) очрак клиник күренешсез ачыкланган», — дип хәбәр ителә. Кичә, 22 ноябрьдә, 35 681 зарарлану очрагы теркәлгән. Теркәлгән авыру очраклары темпы үсеше кимүен дәвам итә – әлегә 0,38дән 0,36 процентка кадәр күзәтелә. Читать дальше...

Йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Авария бүген көндез республиканың Спас районында Кызыл Вал авылы янында булган. Җиңел машина фура белән бәрелешкән, шуннан соң ике автомобиль дә юл кырыена төшеп киткән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәлак булган. Шулай ук аның пассажиры җәрәхәтләнгән.



Фәрит Хәнифов: Татарстанда яңа федераль юллар салынгач, республика танымаслык булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов фикеренчә, яңа федераль юллар салынгач, 2024 елга республика танымаслык булачак. Фәрит Хәнифов бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республикада юллар төзелеше турында сөйләде. «Быел Татарстанда М12 трассасын салу башланды. Ул ике өлештән тора. Беренчесе — Чувашия Республикасы чигеннән алып, Шәле авылына кадәр җитә. Икенче өлеше — Алабуга районы тирәсендә М7 трассасыннан башлана... Читать дальше...

Түбән Кама районында янгында бер кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Кама районының Шереметьево авылында Завод урамындагы шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр 101нче янгын сүндерү номеры буенча кичке биштә алынган. Берничә минуттан соң фаҗига урынына янгын сүндерүчеләр килеп, янгынны сүндерә башлаган. Янгын мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Күршеләре сүзләренә караганда, йортта ике кеше яшәгән. Кичке җиденче яртыда янгын сүндерүчеләр бер мәет тапкан. Икенчесен эзләү дәвам итә. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана... Читать дальше...

Роспотребнадзорда төбәкләргә ковидка каршы чикләүләрне бетермәскә киңәш иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны статистикасы бераз яхшыру сәбәпле, чикләү чараларын бетерергә иртәрәк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова кисәтте, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте үзенең Telegram-каналында. Илнең баш санитар табибы сүзләренә караганда, соңгы атнада Россия буенча авырулар саны 6 процентка кимегән, әмма бу чикләүләрне бетерү өчен сәбәп түгел. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын унбер кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын унбер кеше Covid-19 корбаны булган — биш ир-ат һәм алты хатын-кыз. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 11 үлем очрагы теркәлгән», - дип хәбәр иттеләр ведомствода. Covid-19 инфекциясеннән 1930, 1944, 1957, 1960 һәм 1966 елларда туган ир-атлар, 1935, 1937, 1946, 1950, 1952, 1955 елларда туган хатын-кызлар вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Читать дальше...

«Рухият» программасы быел 23 мең гомуми тираж белән 10 төрле китап чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел «Рухият» программасы кысаларында 10 төрле исемдәге китап басылып чыккан. «Татнефть» хәйрия фонды чыгарган китапларның гомуми тиражы — 23 мең «Иртәгә китаплар „Әлмәт“ иҗтимагый үзәгенең киноконцерт залында тәкъдим ителәчәк. Кичәдә китап авторлары, „Рухият“ның эксперт комиссиясе әгъзалары, Әлмәт театры артистлары катнаша, җирле ансамбль һәм студия артистлары», дип хәбәр итә «Рухият» дирекциясенә сылтама белән «Девон» информагентлыгы. ... Читать дальше...

Ковид аркасында яңа ел каникуллары озайтылачакмы икәне билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе аркасында яңа ел каникулларын озайту мәсьәләсе турында сөйләшү әле иртәрәк. Мондый фикерне Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Труд» басмасы. «Яңа ел каникулларына кадәр вакыт күп әле», - диде Песков журналистларга. Кремль вәкиле хәзер авырулар санының берникадәр кимүе күзәтелүен искәртте. Шуңа да карамастан, Россия лидеры спикеры Россиядә дә, бөтен дөньяда да яңа дулкыннар булырга мөмкин, дип белдерде. Читать дальше...

«Нур» татар театры актрисасы Ирина Ганиева «Идел әкияте» фестивале лауреаты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Уфа татар дәүләт «Нур» театры 2021 елның 16-20 ноябрендә Чабаксар шәһәрендә офлайн һәм онлайн форматта узган «Идел әкияте» VI төбәкара яшь тамашачы театрлары һәм яшьләр театрлары фестивалендә катнашты. «Башинформ» хәбәр итүенчә, «Нур» театры Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» спектаклен тәкъдим иткән. Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Нур» театры артисты Ирина Ганиева Зөлхәбирә образы өчен «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче дип табылган. Читать дальше...

Нурсолтан Назарбаев Касым Токаевка «Нур Отан» партиясе рәисе вәкаләтләрен тапшырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»).Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев «Нур Отан» (Ватан нуры) партиясе рәисе вәкаләтләрен ил Президенты Касым-Жомарт Токаевка тапшырырга карар кылды, дип хәбәр итә РИА Новости экс-Президентның матбугат секретаре Айдос Укибайга сылтама белән. «Сәяси советның киңәйтелгән утырышы барышында Нурсолтан Назарбаев «Nur Otan» партиясе рәисе вәкаләтләрен тапшырырга карар кылды, партияне ил Президенты җитәкләргә тиеш, дип искәртте ул. Вәкаләтләрне тапшыру процедурасы... Читать дальше...

Татарстанда таксистны үтереп, автомобилен яндырган ике кешене хөкем итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерү фаразлары буенча, узган елның 20 декабрендә Азнакай шәһәрендә кич белән исерек хәлдәге ике кеше такси чакырткан. Машинага утыргач, алар такси йөртүчегә пычак белән янап, үзләрен Бөгелмәгә илтүне таләп итә. Алар урынга килгәч, таксист машинадан чыга һәм качарга омтыла, тик аны пассажирларның берсе куып тота һәм аркасына пычак кадый. Соңрак, алган ярадан такси шоферы хастаханәдә үлә. Ике дус таксисттан акча, магнитола, телефон, куртка, алкоголь һәм шәхси документларын урлаган. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең тагын 252 очрагы расланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 252 очрагы ачыкланган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авырулар белән элемтәдә булып эләктергән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. «85 кеше хастаханәгә салынган, 167 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. 252 очракның 178е — Казанда, 13е — Чаллыда, тугызы — Нурлат районында, сигезе Түбән Кама районында ачыкланган. Алабуга һәм Спас районнарында ... Читать дальше...

Самараның Мәчәләй авылыннан Эльвира Морхабинова «Авыл хуҗабикәсе» бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). 19 ноябрь көнне Самара шәһәренең Профсоюзлар йортында «Авыл хуҗабикәсе» төбәк акциясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чара быел унбишенче тапкыр булды. «Хатын- кыз — җитәкче, җирле үзидарә органнары хезмәткәре» номинациясендә Эльвира Минкасыйм кызы Морхабинова җиңүче булды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Эльвира Морхабинова Самара өлкәсенең Похвистнево районы Мәчәләй авылыннан. Аңа диплом, медаль һәм истәлекле бүләк тапшырылды, диелә хәбәрдә.


Музыкальные новости
Игорь Бутман

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне





Персональные новости
ЛокоТех

Весенние субботники прошли на предприятиях «Московского» филиала ООО «ЛокоТех-Сервис»





Арча көллиятендә республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе финалы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында «Татар кызы» республика конкурсы 24 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында булачак. Ул «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Конкурс татар кызының эчке дөньясы байлыгын һәм иң яхшы сыйфатларын ачу... Читать дальше...

Алтайның «Дулкын» татар үзәге әгъзасы Асия Моратова төбәк премиясенә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Алтай краендагы «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге иҗтимагый оешмасы әгъзасы Асия Хәбибулла кызы Моратова төбәк премиясе лауреаты булды. Ул Алтай крае губернаторы Степан Павлович Титов исемендәге премия конкурсында җиңде. Асия Моратова 35 ел А.В. Луначарский исемендәге Шепән урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгән. Бу елларда ул үзен тәҗрибәле, эрудицияле, уку предметларының эчтәлеген тирән белүче һәм укыту методикасына ия булган мөгаллимә буларак таныта. Читать дальше...

Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә балалар өчен азан бәйгесе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр арасында азан әйтү буенча бәйге узган. Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр итүләренчә, бәйгедә мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбенең 19 укучысы катнашкан. Шәкертләрнең һәркайсы азанны аерым укыган, шулай ук җәмәгать белән укуда да катнашкан. Жюри карары буенча беренче урын Үмәр Дәүләтовка, икенче урын Әнәс Сәлимовка бирелгән.  Өченче урынга Йосыф Зөбәйдов чыккан, диелгән хәбәрдә.

Халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булган татар көрәшчеләре билгеле - исемлек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Татар көрәшчеләре халыкара класслы һәм Россиянең спорт остасы исемнәренә лаек булды. 22-23 ноябрь көннәрендә «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионатында халыкара класслы һәм Россиянең спорт остасы исеменә лаек булган көрәшчеләрне котладылар. Аларга мактаулы бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды. Көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы исеменә Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Муса Галләмов, Илмир Төхвәтуллин, Динар Кәримуллин лаек булды.

Казанда QR-коды булмаган өчен өч меңгә якын кешене җәмәгать транспортына кертмәгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Казанда QR-коды булмаган 2,8 мең кеше 22 ноябрьдә җәмәгать транспортына кертелмәгәнен әйтте. «Гомумән алганда, 2,8 мең кеше — җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең 0,57 проценты гына», — диде Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Чаллыда 190 кеше җәмәгать транспортына керә алмаган яки, QR-коды булмау сәбәпле, кирәкле тукталышына барып җиткәнче чыгарылган. Алдарак хәбәр ителгәнчә ... Читать дальше...

Ялгыш блокировкаланган транспорт карталары бер тәүлек эчендә кабат эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Ялгышлык аркасында блокировкаланган транспорт карталарының эше бер тәүлек эчендә торгызылырга тиеш. Бу блокировкалау өчен нигез булмау турында белешмә оператор базасына килеп җитүгә башкарыла. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә, 60 яшьтән өлкән кешеләр өчен ташламалы юл карталары блокировкалана. Бу коронавирустан вакцинация үткән, ковид белән авырган яисә вакцина ясату өчен медицина ягыннан каршылыклары булган кешеләргә кагылмый. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне



Москва

Более 300 многодетных семей Сергиева Посада получили электронное удостоверение

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net