Кама перинаталь үзәге «ПроДокторов-2021» Бөтенроссия премиясенең җиңүчесе булды
(Чаллы, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең перинаталь үзәге 2021 ел йомгаклары буенча «ПроДокторов-2021» Бөтенроссия премиясенең җиңүчесе булды. Иң яхшы медицина учреждениеләре «ПроДокторов-2021» мәйданчыгындагы үз фикерләрен калдырган пациентлар ярдәмендә сайлап алынган. «Бала табарга 2021 елның 26 августында килдем. Барлык персонал бик игътибарлы һәм ягымлы. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Бала табу бик тиз узды, беренче баладан соң бала табарга курыктым... Читать дальше...