Чирмешәннең мәдәният хезмәткәрләре 500 мең сумлык грантка ия булдылар
(Чирмешән, 17 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән Балалар сәнгать мәктәбе һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең райондагы вәкиллеге үзләренең иҗат проектлары белән республикакүләм бәйгедә катнашып, 500 мең сум күләмендә грант отканнар. «Әлеге акчаларны райондагы Дуслык йортын җиһазландыруга юнәлдерәбез. Манекеннар, милли киемнәр, мультимедиа җиһазлар алырга планлаштырабыз», — диде җиңү яулаган «Этнотәнәфес» проектын эшләүче, район мәдәният йорты директоры, вәкиллекнең җитәкчесе Әлфия Закирова. Читать дальше...