Татар Ямалысы мәктәбе укучылары музейга экскурсиягә Пушкин картасы белән килде
(Актаныш, 18 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актаныш районының Татар Ямалысы мәктәбенең VIII–IX сыйныф укучылары шушы көннәрдә «Туган як» музеенда экскурсиядә булдылар. Укучылар билетлар өчен Пушкин картасы белән түләделәр. Пушкин картасының гамәлгә керүе мәдәният һәм яшьләр арасын аеруча җанландырып җибәрде. Театрлар, ансамбльләр укучылар, студентлар өчен аерым спектакль, концерт программалары тәкъдим итә. Яшь буын милли-мәдәни яшәеш, сәхнә культурасы белән якыннан таныша, диелә хәбәрдә.