Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 16.11.2021

Полицейскийлар метанол белән агуланган студентларга алкогольне кем сатуын ачыклый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бу хәл кичә Казан янындагы Салмачы бистәсендә булган. Шәхси йортларның берсендә яшьләр компаниясе хәмер эчкән. Хәзерге вакытта «Сафиуллин» полиция бүлеге хезмәткәрләре агуланган студентларга ялган хәмерне кем сатуын ачыклый. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Элегрәк «Татар-информ» Казанда метанол белән агуланып 11 яшь кешене хастаханәгә салганнар, дип хәбәр иткән иде. Бераз соңрак... Читать дальше...

Ләбиб Лерон «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. «Татмедиа»да «Безнең мирас» журналының 30 еллыгы һәм журналның баш мөхәррире Ләбиб Леронның 60 яшьлегенә багышланган кичә узды. Чарага Ләбиб Леронның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташлары җыелган иде. Дәүләт бүләген Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.«Журнал яшь... Читать дальше...

Эксперт: Вакцинация сертификатларына фото куелса, аларны тикшерү җайлырак булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан вакцинация турында Россия сертификатларына фото өстәлсә, җәмәгать урыннарында тикшерү уңайлырак булачак. Бу хакта «Инфорус» консорциумы президенты, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә эксперт Андрей Масалович белдерде, дип хәбәр итә Sputnik радиосы. «Фотографияне күрү — бик уңайлы, бу кеше үзенең QR-коды белән йөрүен аңлата һәм аны, тикшерүне көтмичә, уздырып җибәрергә була. Бу мәгълүмат артыктырмы, әмма, чыннан да, уңайлырак булачак», — диде эксперт. Читать дальше...



Гөлнара Габдрахманова: Ачык хатны имзалаучыларның күбесе архивта бер дә булмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Дәүләт архивының Столбище авылына күченүенә борчу белдереп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган ачык хатны имзалаучыларның күбесе архивта бер мәртәбә дә булмаганнары ачыкланган. Ноябрь башында массакүләм мәгълүмат чараларында галимнәр, тарихчылар, экскурсоводлар Рөстәм Миңнеханов исеменә ачык хат юллаулары турында хәбәр таралган иде. Дәүләт архивының Столбище авылына күченүенә борчу белдереп, 350 кеше хатны имзалаган. Алар архивка... Читать дальше...

Казанда студентлар метанол белән агуланганнан соң җинаять эше кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан янында урнашкан Салмачы бистәсендә 12 студент метанол белән агуланганнан соң, «Сатып алучыларның тормышы һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Башлангыч мәгълүматларга караганда, студентлар билгеләнмәгән сатучыдан хәмер сатып алган. Эшне тикшерү дәвам итә, диде ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Татарстан прокуратурасы җинаять эшен тикшерүне аерым контрольгә алды... Читать дальше...

Казанда «Без - 20 миллион» бөтенроссия иҗат конкурсы җиңүчеләренең ике концерты була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Без - 20 миллион» Бөтенроссия иҗат конкурсында җиңүчеләрнең ике концерты узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Беренче концерт 17 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл кичәнең хөрмәтле кунаклары булачак.  Икенче концерт 18 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак. Читать дальше...

2022 елга эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Россиядә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 792 сумга кадәр артачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме - 1 500 сум, максималь күләме 12 792 сум билгеләнгән.

Казан хастаханәсенә метанол белән агуланган уникенче студент мөрәҗәгать иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Агентлыкка мәгълүм булганча, кичә кич студентлар компаниясе Салмачыда арендага алынган коттеджда берсенең туган көнен бәйрәм иткән. «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, алар биш литрлы баллонда алкоголь сатып алган. 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агуланулар үзәгенә метил спиртыннан агулану симптомнары белән тагын бер студент мөрәҗәгать иткән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш токсикологы Алия Насыйбуллина раслады. Хәзерге вакытта хастаханәдә унике кеше ... Читать дальше...



Бельгиядә татар рәссамы Гүзәл Макудинованы искә алу кичәсе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Бельгиядә талантлы татар рәссамы Гүзәл Макудинованы искә алу кичәсе узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Иҗат кичәсе рәссамның тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Кичәдә талантлы рәссам иҗаты, аның сәнгать мирасы турында Бельгиядә яшәүчеләргә җирле татар оешмасы активистлары сөйләде. Әлеге иҗат кичәсенә Казаннан «Сәйдәш» бию театры солистлары Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин килде. Алар матур сәхнә костюмнары һәм милли биюләре... Читать дальше...

Россиядә 2021 елның 1 декабреннән өч ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдән Россиядә өч ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә була. «Аерым илләрдәге эпидемиологик хәлләрне исәпкә алып, 2021 елның 1 декабреннән Россия белән Куба, Мексика, Катар арасында даими һәм даими булмаган очышларны башкаруга чикләүләрне бетерү турында карар кабул ителде», — дип белдерделәр РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендә үткән утырышта. Куба, Мексика һәм Катарга һава юлы ачылу турында коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб вәкилләре сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости. Читать дальше...

Казанда метанол белән агуланган 11 кешене хастаханәгә салганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казан хастаханәсенә бер-бер артлы метил спирты белән агуланган унбер кеше килә. Билгеле булганча, зыян күрүчеләр арасында Казан югары уку йортларында укучы Башкортстан яшьләре дә бар. «Татар-информ» чыганагы мәгълүматларына караганда, яшьләр зур компаниядә булып, спиртлы эчемлек кулланган. Хәмерне исә биш литрлы баллонда сатып алганнар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә агулану турындагы мәгълүматны агентлыкка расладылар. «11 кеше 7нче шәһәр... Читать дальше...

Мансур Гыйләҗев: Татар киносына йөрү гадәтен барлыкка китерергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Драматург, «Исәнмесез?» фильмының сценарий авторы Мансур Гыйләҗев татар киносына йөрү гадәтен барлыкка китерергә өнди. «Бездә театрга йөрү гадәте бар. Казанга килгән кунакларны без сауна, ресторанга түгел, ә театрга алып барабыз. Бездә кинога йөрү гадәте барлыкка китерергә кирәк. Гаилә, дуслар, туганнар белән кинога бару, милли татар фильмнарын карау гадәте барлыкка килсә, ул зур алга китеш булыр иде. Ул гадәт ныклап урнашсын өчен без бик тырышырга тиеш», — ди ул. Читать дальше...

Ковид профилактикасы буенча эпидемиологик кагыйдәләр 2024 елга кадәр озайтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең гамәлдә булу вакытын 2024нче елга кадәр озайтты. Мондый карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты, дип яза РИА Новости. «Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибының 22.05.2020 чыккан 15нче санлы «Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне раслау СП 3.1.3597-20 «(COVID-19) яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау»... Читать дальше...

Гөлнара Габдрахманова: Архив Столбищега күчкәч, уку залы 8 Март урамында да калачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Дәүләт архивы Столбище авылына күчкәч, уку залы 8 Март урамындагы бинада да калачак, архивта эзләнүчеләр өчен еракка йөрергә туры килмәячәк. Дәүләт архивының Себер трактында һәм 8 Март урамындагы биналарда сакланган фондлары 10 декабрьгә кадәр Столбище авылындагы яңа бинага күчереләчәк. Шул ук вакытта, документларны 8 Март урамындагы уку залыннан сорату мөмкинлеге сакланачак. Бу турыда Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара... Читать дальше...

Татарстанда Африка дуңгыз чумасы ачыкланган 786 кг ит продукциясе юкка чыгарылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Чувашстан һәм Мордовиядән кертелгән 786 кг ит продукциясе яндырып юкка чыгарылган. Бу иттә Африка дуңгыз чумасы вирусы ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте. Республика ветеринария лабораториясендә ит үрнәкләрен тикшереп, Чувашстанның «Приволжские колбасы» ит эшкәртү предприятиесе һәм Мордовиянең «Атяшевский» ит комбинаты колбасаларында Африка чумасы вирусы табылган. Республикага... Читать дальше...

Татарстан язучылары ТР Дәүләт Советына мөстәкыйль берлектә калу теләкләрен җиткерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылары бүген Берлек идарәсе утырышында үзләренең Россия иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек итү форматын карап, алга таба да мөстәкыйль берлектә калып иҗат итү теләкләрен җиткерделәр. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты Идарә утырышында төп мәсьәлә буларак, әдәби процессларны оештыру, шул исәптән, башка төбәкләрдәге иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре куелган иде. Читать дальше...

Владимир Путин Дәүләт Советы составындагы үзгәрешләрне раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт советы составына үзгәрешләр кертә торган указны имзалады. Әлеге документ хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты. Президент Владимир Путин Дәүләт Советы составына Дәүләт Думасының «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев, «Новые люди» фракциясе җитәкчесе Алексей Нечаев, Себер федераль округында үзенең вәкаләтле вәкиле Анатолий Серышев, Белгород өлкәсе һәм Хабаровск крае губернаторлары Вячеслав Гладков һәм Михаил Дегтярев... Читать дальше...

«Исәнмесез?» фильмы авторлары: Фильм татарларга каршы дигән фикер гаҗәпләндерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Исәнмесез?» фильмы беренче тапкыр тәкъдим ителгәннән соң, ул татарларга каршы дигән фикерләр булган. Картина авторлары җавап кайтарды. «Фильм татарларга каршы дигән фикер мине гаҗәпләндерде. Без үзебезне патриотлар, халыкка тугры кешеләр дип саныйбыз. Татарларга каршы булырлык нәрсә бар? Мин бик озак уйладым. Бәлки, фильмда Иван Грозный һәм Казанны алу темасы булу халыкка ошамагандыр. Аны без уйлап чыгармадык. Тарихчы Миркасыйм Госманов ул вакыйга турында минем әтигә сөйләгән. Читать дальше...

Ковидка каршы прививка ясатучылар авырулар белән аралашудан соң изоляциягә җибәрелми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Ковидка каршы прививка ясатучылар авырулар белән аралашудан соң изоляциягә җибәрелми. Бу коронавирус белән авырган яисә вакцинаның ике этабын да ясаткан кешеләргә кагыла һәм хәзерге вакытта авыру билгеләре булмаска тиеш. Тиешле карарны РФ баш санитар табибы Анна Попова имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. «Covid-19га каршы вакцинациянең тулы курсын узган һәм соңгы алты ай дәвамында коронавирус белән авырган кешеләр, авыруның симптомнары булмаганда... Читать дальше...


Музыкальные новости
Вольфганг Амадей Моцарт

Моцарт на балалайке и не только: топ-10 необычных концертов и музыкальных событий «Ночи в музее»-2024 в Москве





Персональные новости
Кубок

Каратисты завоевали бронзу на Всероссийских соревнованиях по каратэ «Кубок Танкограда»





Татарстан мәктәпләрен саклауга 1,1 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда киләсе елда барлык дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрен саклауга 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Әлеге сумма республика бюджетына салынган. ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте. «Дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрен саклау өчен 1,1 млрд. сум каралган. Эш хосусый сакчылык предприятиеләре тарафыннан башкарылачак. Читать дальше...

Миләүшә Айтуганова: «Исәнмесез?» фильмын татарлар яшәгән һәр төбәктә күрсәтергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова фикеренчә, «Исәнмесез?» фильмы татарлар яшәгән барлык төбәкләргә барып җитәргә тиеш. 18 ноябрьдән Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы Татарстан прокатына чыга . «Фильмны прокатка чыгаруда өч этап була.18 ноябрьдән 27 райондагы 86 ноктада күрсәтәбез. Икенче этап — коммерциягә нигезләнгән кинотеатрларда күрсәтү. Кинотеатрларга тәкъдимнәрне җибәрдек. Өченче этап — Россия төбәкләрендә татар диаспораларына күрсәтү. Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авырган 70 кешене хастаханәгә салганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авырган 70 кешене хастаханәгә яткырганнар, 197 кеше өйдә дәвалана. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Коронавирус очраклары көннән-көн артып, узган тәүлектә 267 кешедә ковид теркәлгән. Өчесе — читтән кертелгән очраклар, 264 кеше авыручылар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Коронавирусның 153 очрагы Казанда расланган. Чаллыда — 27, Чистайда — 16, Түбән Камада 14, Нурлатта 6 кешедә вирус табылган. Читать дальше...

Гөлнара Габдрахманова Дәүләт архивының Столбище авылына күчерелү сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова журналистларга Дәүләт архивының Столбище авылына күчерелү сәбәбен аңлатты. «Берничә ел элек Росреестрның архив документларын саклау өчен Столбище авылында махсус бина төзү турында карар кабул ителде. Анда ведомствоның Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдән тупланган кәгазьләр сакланырга тиеш иде», — дип аңлатты Гөлнара Габдрахманова яңа бинаның төзелү тарихын. Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә... Читать дальше...

Пермь краеның Октябрь шәһәр округы татар авыллары тарихы турында китап дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Пермь краеның Октябрь шәһәр округы татар авыллары тарихы турында китап басылып чыкты. Басма Пермь татарларының килеп чыгышын, аларның җирлекләре тарихын өйрәнүнең беренче омтылышы буларак бәяләнә. Хезмәтне әзерләүгә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итте, дип хәбәр итә конгресс сайты. Җыентык ике бүлектән тора. Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев әзерләгән беренче бүлектә Пермь татарларының килеп чыгышы һәм этник тарихы мәсьәләләре язылган. Автор гомуми мәгълүматлар белән беррәттән... Читать дальше...

Прививкалы кеше ковид белән чирләгән очракта QR-код вакыты гамәлдән чыгарыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы үз боерыгы белән Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация турындагы сертификат формасын раслады. Боерык нигезендә QR-код коронавируска каршы вакцинация ясаганнан соң бер ел гамәлдә, ә авырудан соң — ярты ел. Әгәр прививкалы кеше авырып китсә, вакциналаштыру турындагы сертификатның срогы гамәлдән чыгарылачак. Моны раслаучы документ Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган. «QR-кодта түбәндәге мәгълүматлар бар... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Брянские парапланеристы завоевали три медали на чемпионате ЦФО


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Без защиты: как Медведев и Хачанов проиграли свои матчи в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Аэробная станция и септик: отличия и сходства





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о госполитике в области исторического просвещения


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юрий Визбор

На летнем джазовом фестивале в Перми выступит внучка барда Юрия Визбора



Москва

Матушанский: унификация закупок поможет решить задачи импортозамещения

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net