Татарстан язучылары ТР Дәүләт Советына мөстәкыйль берлектә калу теләкләрен җиткерде
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылары бүген Берлек идарәсе утырышында үзләренең Россия иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек итү форматын карап, алга таба да мөстәкыйль берлектә калып иҗат итү теләкләрен җиткерделәр. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты
Идарә утырышында төп мәсьәлә буларак, әдәби процессларны оештыру, шул исәптән, башка төбәкләрдәге иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре куелган иде. Утырышны ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла алып барды. Ул Казанга Россия язучылар берлеге вәкилләре килеп китүен, ләкин авыру сәбәпле алар белән очраша алмавын әйтте. Кунакларның Казанда иҗат кичәләре үткәрүен, мәдәният министры белән очрашуларын җиткерде.
«Очрашуда хезмәттәшлек турында фикер алыштык. Кунаклар Казан визитыннан бик канәгать иде — соңыннан безгә Иванов исеменнән рәхмәт хаты килде. Очрашу вакытында Казанда Россия язучылар берлеге бүлекчәсен булдыру теләге дә яңгырады», — дип таныштырып үтте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Очрашуда катнашкан рус телле язучылар — Әхәт Мушинский, Алексей Остудин һәм Галина Зәйнуллиналар Россиядәге иҗат берлекләренә бәйле вазгыять белән таныштырды. Халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиевлар хезмәттәшлек буенча фикерләрен җиткерделәр, җитди карарларның бары тик съезд гына кабул итә алуы ассызыкланды.
Утырышка нәтиҗә ясап, Марат Әхмәтов язучыларның җәмәгатьчелек белән ешрак аралашырга чакырды, мәгълүмати киңлекләрдә күбрәк күренүләрен теләде.
ТР Язучылар берлегендә үткән очрашуда ТР Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, министрлыкның иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, Берлек аппараты һәм идарә әгъзалары катнашты.