Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 20.11.2021

Чирмешәннең «Чишмәкәй» балалар бакчасында каз өмәсе уздырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Илсөяр Гайнетдинова). Чирмешәннең «Чишмәкәй» балалар бакчасында малайлар һәм кызларны каз өмәсе белән таныштырдылар. «Бу бәйрәмнең максаты — балаларда татар халык йолалары турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру, горефгадәтләрне искә төшерү, сөйләм телен үстерү. Шундый күңелле чараларда малайлар һәм кызлар үзләре дә бик теләп катнаша», — диде «Чишмәкәй» балалар бакчасының рус теленә өйрәтүче тәрбиячесе Эльмира Шарапова. Кызлар... Читать дальше...

Чаллыда «Алтын кояш нуры» дигән шәхси күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 20 ноябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы », Зөлфия Галим). Чаллыда Картиналар галереясенең зур залында ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Юлия Абрамашвилинең «Алтын кояш нуры» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Чаллы картиналар галереясе фондларыннан һәм авторлык коллекциясеннән эшләр урын алган. Юлия Абрамашвили «Сынлы сәнгать һәм сызым» белгечлеге буенча Чаллы Дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Ул 2011 елдан балалар һәм өлкәннәр өчен «Радужный мир» сәнгать студиясен җитәкли. Рәссам... Читать дальше...

«Ак Барс» җиңде, Данис Зарипов, 900нче уенын үткәреп, рекорд куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородның «Торпедо» командасын 3:2 исәбе белән җиңде. Уен Түбән Новгородта узды. Бүген «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов «Ак Барс» өчен 900нче уенын үткәрде. «Ак Барс» хоккей клубы хәбәр итүенчә, Данис Зарипов — клуб тарихында әлеге рекордлы санга кадәр барып җиткән беренче хоккейчы. «Торпедо» капитаны Зият Пайгин да элек «Ак Барс»та уйнаган иде, ул — Казан хоккей мәктәбе шәкерте. Беренче периодның... Читать дальше...



Әлмәт мәктәпләрендә сак пунктлары урнаштыра башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт белем бирү учреждениеләрендә сак пунктлары урнаштырыла башлады. Яңа контроль үткәрү посты, мәсәлән, 25 мәктәп янында барлыкка килде. Мәгълүмат белән социаль челтәрләрдә уртаклаштылар. Кулланучылар сүзләренә караганда, мондый пунктлар Әлмәт шәһәренең 16, 20, 21 һәм 26 мәктәпләрендә дә бар икән. Бу уңайдан әлмәтлеләрнең фикерләре аерылган. Берәүләр бу яңалыкны уңай бәяләгән, икенчеләре пунктларны барыбер дә укучыларны чын-чынлап куркынычтан саклый алмаячак, дип саный, диелә хәбәрдә.

«Илһамият» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Быел «Илһамият VII» Идел буе халыклары телләренең сөйләм һәм вокаль сәнгате халыкара онлайн конкурс-фестивале 14-16 декабрьдә үткәрелә.  Ул онлайн форматта узачак. Бәйгегә гаризалар 7 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк. Чыгышларны видео форматында җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә «Белем.ру» порталы. Бәйгенең нигезләмәсе белән «Белем.ру» порталында танышырга мөмкин.

2022 елда Кыргызстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Бишкәктә Кыргызстан Республикасы мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Азамат Жаманкулов белән очрашты. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, министрлар күптәнге килешүләрне гамәлгә ашыру хакында фикер алышты, артистлар һәм коллективларның ике яклы гастрольләрен үткәрү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк дигән уртак фикергә килде, шулай ук пандемиягә кагылышлы вазгыять һәм фаразларга... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге берничә төзелеш проектын хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә кайбер төзелеш проектларын гамәлгә ашыруны хуплады. Аңа шулай ук Шамов хастаханәсенең өченче чираты, Зөя утрау-шәһәрлегендә йортлар төзү һәм аларны реконструкцияләүгә бәйле проектларны тәкъдим иттеләр. Фикер алышу тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствовара комиссия утырышы кысаларында узды. Чарада катнашучылар Адмиралтейская, Яхин, Мәскәү, Нариманов, Габдулла Тукай һәм Курашов... Читать дальше...

Россиядә ипотеканың уртача күләме 4 миллион сумга якынлашып килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә октябрь аенда ипотека кредитының уртача күләме сентябрь белән чагыштырганда 4,5 процентка — 3,74 миллион сумга кадәр арткан. Моның сәбәбе — күчемсез милекнең кыйммәтләнүе һәм «инвестицион» фатирлар өлешенең кимүе. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Эквифакс» кредит тарихлары бюросы үткәргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә. Әйтик, октябрьдә россиялеләр банклардан уртача 3,74 миллион сум акча алган, сентябрь аенда ул 3,58 миллион сум тәшкил иткән. «Ипотека кредитының уртача күләме арту... Читать дальше...



Вирусолог Россиядә эпидемиологик хәлнең яхшыру вакытын фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны акрынлап кими. Ноябрь башындагы күтәрелештән соң бераз кимү күзәтелә, әгәр вазгыять бер-ике атна эчендә үзгәрмәсә, эпидемиологик хәлнең яхшыруы хакында әйтергә мөмкин. Гамалея исемендәге үзәк вирусологы Александр Бутенко Sputnik радиосына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Фаразлар ясавы кыен, чөнки инфекциягә йогынты ясый торган күп кенә факторлар бар. Хәзер тенденция яхшы. Әлеге тенденция бер-ике атна сакланса... Читать дальше...

Төрек галиме онлайн-җыенда XIX–XX гасырда татар зыялыларының көрәше турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 20 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Мимар Синан университеты галиме Исмәгыйль Түркоглу Анкара университеты оештырган онлайн җыенда «XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар зыялыларының көрәше» дигән темага чыгыш ясады. Төрек профессоры Казанның 1911 елга кадәр тюркологиянең үзәге булуы, җәдитчелек агымының барлыкка килү сәбәпләре һәм этаплары, патша хөкүмәтенең татарларга карашы, милләтнең аң-белемен күтәрүдә актив эшчәнлек күрсәткән шәхесләр турында сөйләде. Исмәгыйль Түркоглу... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Беглов Казан Изге Ана иконасы чиркәвендә митрополит Феофанны искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы чиркәвендә бер ел элек, 20 ноябрьдә, вафат булган митрополит Феофанны искә алу чарасы узды. Мәрасимдә катнашу өчен Казанга Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов та килгән иде. Ул бер ел митрополит Феофан белән хушлашу чарасында да катнашты. Сәясәтче владыка белән шәхсән таныш булган. Митрополитны искә алырга шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килде. Читать дальше...

Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көнен бәйрәм итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Иске шәһәр» префектурасында Әниләр көненә багышланган «Изгеләрдән изге исемең» дигән чара узачак. Ул Габдулла Тукайның шәхси биография мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән интерактив дәрес форматында була.  Чарада катнашучылар бөек татар шагыйренең туганнары хакында мәгълүматлар белән таныша, аның әнисе турындагы шигырьләрен һәм хатирәләрен тыңлый алачак. Моннан тыш, интерактив чара кысаларында Тукайның иң якын кешеләре белән турыдан-туры бәйле мемориаль истәлекләрне дә карап була. Читать дальше...

Татарстанда тагын 265 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 435 кеше авырып терелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 265 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «73 кеше хастаханәгә озатылган, 192 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 139, Чаллыда — 23, Яшел Үзән районында — 12, Алабуга районында — 11, Нурлат районында — сигез... Читать дальше...

Казан Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр башкаласы исеменә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казан «Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр башкаласы — 2022» статусына ия булды. Шул хактагы карар Ислам хезмәттәшлек оешмасы яшьләр форумының идарә утырышында кабул ителде, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә. Ул искәртеп үткәнчә, әлеге статуска Истанбул (Төркия), Шираз (Иран), Путраджая (Малайзия), Фес (Марокко), Доха (Катар) һ.б. шәһәрләр лаек булган инде. «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100... Читать дальше...

Төмәндә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче укучыларга яңа әсбаплар тараттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Римма Умитбаева татар телен өйрәнүчеләргә яңа дәреслекләр бирүләре турында яза. Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче укучылар өчен яңа уку китапларын Төмән өлкәсенең «Истоки» татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр коммерцияле булмаган партнерлыгы Тубыл шәһәрендәге 15, 17 нче мәктәпләргә, районнарда урнашкан авыл мәктәпләренә тараттылар. Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, түгәрәкләрне дә мавыктыргыч итеп... Читать дальше...

Яшь кинорежиссер «Галиябану» сюжетын бүгенге көнгә күчереп фильм төшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшь кинорежиссер Рифат Миндубаев Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» әсәре сюжетын бүгенге көнгә күчереп караган — кичә Ленин исемендәге мәдәният сарае кинозалында тамашачы бүгенге Хәлил-Галиябанулар белән очрашты. «Миңа калса, „Галиябану“ әсәре иң киночыл сюжетларның берсе — ул мине шуның белән җәлеп итте. Монда төп антагонист һәм протагонист бар. Конфликт һәм яхшы ясалган персонажлар бар», — дип аңлатты Рифат Миндубаев бу әсәргә алыну сәбәбен. Читать дальше...

Иртәгә Санкт-Петербургта татар медиа бергәлеге вәкилләре катнашында медиафорум була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Piter.tatar порталы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, татар медиа бергәлеге вәкилләре белән традицион медиафорум үткәрә. Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фикер алышуның төп темасы татарча коммуникация өчен шәхси платформалар үсешенә багышлана. Россия һәм чит илләрдә медиа киңлекнең шәхси секторы вәкилләре белән таныштыру максатыннан... Читать дальше...

Тукай районындагы бөтен йорт кошларын юк итәргә чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Калмаш авылында кош гриппы чыганагы ачыклануга бәйле рәвештә, Татарстанның Тукай районындагы бөтен йорт кошларын юк итәргә чакырдылар. Тукай районында узган гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр ителде. Хәзер Калмаш авылында йорт кошларын яндырып юк итәләр. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге авыруның районда таралуына юл куймау максатыннан шундый чара күрелгән. Югары Байлар, Калмаш авыллары һәм Яңа бистәдән тыш, ветеринарлар районда йорт кошлары асраган... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов QR-кодлар турында: Транспорт – коронавирус иң тиз йога торган урын

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбедән башлап Татарстанда коронавирус инфекциясенә бәйле кайбер чикләүләр кертелә. Балигъ булган кешеләр җәмәгать транспортына QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ белән генә кертеләчәк, ә 60 яшьтән узган һәм прививка ясатмаган гражданнарның юл йөрү билетлары гамәлдән чыгарылачак. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. «Транспорт — чир бик тиз йога торган зона ул. Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Маркетолог Родочинская: новая девушка Тимати копирует Решетову ради бизнеса





Персональные новости
ЛокоТех

Весенние субботники прошли на предприятиях «Московского» филиала ООО «ЛокоТех-Сервис»





Мәҗит Гафури театры аутист балалар турында документаль спектакль әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрында гадәти булмаган социаль проект — спектакль-терапия әзерләнә. « Башинформ » агентлыгы хәбәр иткәнчә, премьера 2 һәм 3 декабрьгә планлаштырылган. Әлеге документаль спектакль аутист балаларның әти-әниләре сөйләгән берничә тарихка нигезләнгән. Спектакльдәге җиде герой төрле шәһәрләр һәм илләрдә (Уфа, Салават районы, Мәскәү, Казахстан, Шотландия) яшәсә дә, барысын да уртак проблема берләштерә: аларның гаиләләрендә аутик спектры бозылган балалар үсә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов кош гриппыннан саклану өчен барлык тәкъдимнәрне үтәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә кош гриппынннан саклану өчен ветеринария күзәтчелеге тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләрне дә үтәргә кушты. «Вакытында эшләү яхшырак. Бездә кош-корт белән шөгыльләнүче барлык предприятиеләр буенча да катгый контроль кертергә кирәк: персонал, китерелгән азык, кагыйдәләрнең үтәлеше буенча. Барлык бу мәсьәләләр дә җитди контрольгә куелырга тиеш», — дип ТР Президенты бүген киңәшмәдә. Президентның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Читать дальше...

Ковид белән авырып терелгәч, организмны җентекләп тикшерергә киңәш ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән кеше, ковидтан соң өзлегүләр барлыкка килмәсен өчен, сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Санкт-Петербург дәүләт университетының Аутоиммунитет мозаикасы лабораториясе лаборант-тикшеренүчесе, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ковидтан соңгы синдромны өйрәнү үзәге хезмәткәре Варвара Рябкова «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларының... Читать дальше...

Артур Мөхетдинов Свердловск өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 18 ноябрендә Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) Үзәкләштерелгән дини оешмасы съезды онлайн форматта узган. Свердловск өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп кабат Артур Мөхетдинов сайланган Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча имам-мөхтәсиб Артур Мөхетдинов яңадан Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган. Аның кандидатурасы РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе... Читать дальше...

Балалы хезмәткәрне өстәмә эшкә җәлеп итү өчен, аның язмача ризалыгы таләп ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Күп балалы хезмәткәрләрне бары тик аларның ризалыгы белән генә төнге яки эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә җәлеп итә, шулай ук командировкага җибәрә алачаклар, диелә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган законда. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. Әлеге яңалык 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга, шулай ук өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала (аларның кечкенәсенә 14 яшь тулмаса) тәрбияләүче ата-аналар яки опекуннарга кагыла. Читать дальше...

Әлмәттә ике машина бәрелешкәч, өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә төн уртасында Әлмәт шәһәренең Совет урамында юл һәлакәте булган. Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, биредә «Лада» һәм Hyundai автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Шуннан соң «Лада» юл читенә төшеп киткән, ә Hyundai юлга аркылы баскан. «Авария булган урыннан зыян күргән өч кешене алып киттеләр. Чит ил автомобиле белән хатын-кыз идарә иткән — ул кулы авыртуга зарланды. Моннан тыш, „Лада“ның йөртүчесе һәм пассажиры да төрле тән җәрәхәтләре алган. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Ивлеева

Суд рассмотрит 25 апреля протокол на Ивлееву за дискредитацию ВС России



Москва

Блогер Асхаб Тамаев попал в ДТП около Москва-Сити

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net