«Ак Барс» җиңде, Данис Зарипов, 900нче уенын үткәреп, рекорд куйды
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородның «Торпедо» командасын 3:2 исәбе белән җиңде. Уен Түбән Новгородта узды.
Бүген «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов «Ак Барс» өчен 900нче уенын үткәрде. «Ак Барс» хоккей клубы хәбәр итүенчә, Данис Зарипов — клуб тарихында әлеге рекордлы санга кадәр барып җиткән беренче хоккейчы. «Торпедо» капитаны Зият Пайгин да элек «Ак Барс»та уйнаган иде, ул — Казан хоккей мәктәбе шәкерте.
Беренче периодның беренче минутында ук үзенең юбилей матчын үткәрүче Данис Зарипов исәпне ачты (0:1).
Икенче период. Уникенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Джордан Уил гол кертте (0:2). Унсигезенче минутта «Торпедо» һөҗүмчесе Дамир Җәфәров алканы Казан командасы капкасына кертте (1:2).
Өченче период. Алтынчы минутта «Торпедо» уенчысы Данил Веряев исәпне тигезләштерде (2:2).
Өч периодтан соң тигез исәп сакланганга, командаларга өстәмә вакыт бирелде. Овертаймның бишенче минутында Кирилл Петров гол кертте һәм «Ак Барс»ка җиңү китерде (2:3).
Командалар составы:
«Торпедо»
Тихомиров (Кочетков)
Агостино — Миле — Җәфәров, Пайгин — Орлов;
Чехович — Хривик — Федотов, Леннстрём — Мартынов;
Веряев — Белевич — Тянулин, Марин — Демидов;
Ураков — Михеев — Гончарук (Почивалов), Федотов.
«Ак Барс»
Билалов (Бобков);
Кагарлицкий — Галимов — Зарипов, Кэмпфер — Хенкель;
Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
Панюков — Воронков — Булатов, Лучевников — Рукавишников;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Квартальнов), Адамчук.
«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс»ның Рига «Динамо»сына каршы матчы 23 ноябрь 19:30 сәгатьтә башлана.