Әгерҗе районы башлыгы вакцинация узарга чакырып мөрәҗәгать итте
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев халыктан вакцинациягә кушылуларын сорап мөрәҗәгать итте. Бу хакта районның Инстаграмдагы рәсми аккаунтында хәбәр ителә. Мөрәҗәгатендә ул вакцинациянең сәламәтлекне саклап калу өчен никадәр мөһим булуын билгеләп үтте. Прививка ясаргамы, юкмы — бу һәрберебезнең үз алдыбызда һәм туганнарыбыз һәм якыннарыбыз алдындагы җаваплылык дәрәҗәсе, дип ассызыклады ул. Коронавирстан һәм аның авыр нәтиҗәләреннән дәвалануга караганда, вакытында прививка кую кулайрак. Читать дальше...