Дагыстан мөфтияте Коръән-хафизлар бәйгесе үткәрә
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Дагыстанның Казбек районы Дылым авылында Коръән-хафизлар конкурсы узачак. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән Дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйге дүрт номинация (Коръәннең 30нчы өлешен яттан сөйләү; «Әл-Фатиха» сүрәсеннән биш җүзне бишенче җүз ахырына кадәр яттан сөйләү; Коръәнне тулысынча яттан сөйләү; Коръәннең бер битен матур һәм дөрес итеп уку) буенча үткәрелә. Республика конкурсы ике этапта узачак. Беренче этап кысаларында бәйгедә катнашучыларга видеоролик (алар анда Коръәннән дүрт юл укый) җибәрергә кирәк. Башлангыч этап нәтиҗәләре буенча жюри финалга чыгучыларны ачыклаячак. VI Республика Коръән-хафизлар бәйгесенең приз фонды 5 миллион сум тәшкил итә. Үткән конкурста беренче урынны алган җиңүчеләргә бәйгедә катнашырга рөхсәт ителми.