Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 12.11.2021

Актанышның Әнәк авылында Чаллы рәссамнарының картиналар галереясе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 12 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Ләйсән Газизова). Актанышның Әнәк авылындагы Җәмәгать үзәгендәге галереяда Чаллы рәссамнарының картиналар галереясе ачылды. Анда 32 рәссамның җитмештән артык эше бар. Картиналарның стиле төрлечә: алар арасында натюрмортлар, портретлар, табигать күренешләре, абстракт һәм авангард эшләрне күрергә була. Әле залга барлык картиналарны да элеп бетерә алмаганнар.  Район Советы рәисе Рәйхан Галимҗанова Чаллы рәссамнарына мондый игелекле хезмәтләре өчен... Читать дальше...

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү быел 12 процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү быел, узган елга караганда, 12 процентка кимегән. «Быелгы аномаль һава шартлары республиканың авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә тискәре чагылыш тапты. Быел 9 ай нәтиҗәләре буенча, барлык төр хуҗалыкларда тулай продукция 11,9 процентка кимеп, узган ел белән чагыштырганда, 88,1 процент тәшкил иткән», — диде Татарстан вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Дәүләт Советында. Читать дальше...

Тәрҗемә һәм сөйләм технологиясе нигезендә эшләнәчәк яңа татар проектлары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ ның филология фәннәре кандидаты, Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов институтның киләчәктә башкарылачак проектлары белән таныштырды. Галим «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында тавышны «клонлаштыру», сайтларны яки чыгышларны автоматик тәрҗемә итү, сөйләмне тану һәм әйтелеш дөреслеген тикшерү, татар интеллектуаль ассистенты/роботы кебек проект идеяләре барлыгын әйтте. «Аларны ничек башкарырга кирәклеген дә беләбез. Хөкүмәттән... Читать дальше...



Думага транспорт, кибет һәм кафеда QR-кодлар куллану турында закон проекты тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарында һәм транспортның кайбер төрләрендә QR-кодлардан файдалану турында закон проекты тапшырды. «Тәкъдим ителгән карарлар – коронавируска бәйле катлаулы вазгыять фонындагы ашагыч чара», - дип искәртә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте. Беренче закон проекты нигезендә, россиялеләр массакүләм чаралар үткәрелә торган урыннарга, мәдәни учреждениеләргә, җәмәгать туклануы һәм ваклап сәүдә итү объектларына бары тик прививка ясату турында QR-код... Читать дальше...

Голикова: Вакцинация узу турында сертификат паспорт кебек мөһим документ булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы вакцинация узу турындагы сертификат россиялеләр өчен паспорт белән бергә иң мөһим документларның берсенә әверелергә тиеш. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Коронавируска каршы прививка ясатуны раслаган сертификат гражданнар тормышында паспорт кебек үк мөһим документка әверелергә тиеш. Төбәкләрдә вакцинация темпларының югары булуы бик тә куандыра», - диде Голикова. Шул ук вакытта... Читать дальше...

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 720 млн сумлык продукция сатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 11 сентябрьдән барлыгы тугыз көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 720 млн сумлык продукция сатылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Ярминкәләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Камада оештырылган.  «Ярминкәләргә ихтыяҗ зур, алар ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Читать дальше...

Белгеч: Татарча контент проблемасын хәл итүнең бер ысулы — машина тәрҗемәсен куллану

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре кандидаты, Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов татарча контент булдыру өчен машина тәрҗемәсен кулланырга тәкъдим итте. «Татар телендә контент җитми. Кайбер темалар буенча ул бөтенләй юк. Ул очракта машина тәрҗемәсе технологияләре һ.б. ярдәмгә килергә мөмкин. Машина тәрҗемәсе эшләсә без татарча эзләп, татарча булмаган мәгълүматны табып, татарча укый алабыз», — диде ул «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында . Читать дальше...

Путин коронавирусның тагын да куркынычрак штаммнары барлыкка килү ихтималын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус инфекциясенең яңа, тагын да куркынычрак мутацияләре барлыкка килергә мөмкин. РФ Президенты Владимир Путин «Россия 24» телеканалы трансляцияләгән АТЭС саммитында шулай дип белдерде. Шуңа бәйле рәвештә, Россия лидеры Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына коронавируска каршы уйлап табылган яңа вакциналарны тануны тизләтергә кирәклегенә игътибар юнәлтте. Аерым алганда, бу Россиядә җитештерелә торган «Спутник V» препаратына да кагыла. Ул дөньяның... Читать дальше...



Гамәли семиотика белгече эзләгечтә иң популяр татар сүзләрен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре кандидаты, Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов интернетта татарча эзләүләр ешлыгына ясалган анализын тәкъдим итте. «Без Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары белән тикшеренү үткәрдек, аның махсус җайланмасы бар. Эзләгечтә концерт, башкаручылар, фильм, ТВ тапшырулары, телеканал, радиостанция, бәйрәмнәр, туган көн, котлаулар, уку, мәктәп, дин кебек сүзләрне еш эзлиләр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе Мишустинга мөрәҗәгать юллады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать юллады. Алар ярдәм күрсәтүне сорый. Шул хактагы мөрәҗәгать ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә дөнья күргән. «Пассажирларга хезмәт күрсәтүнең зур әһәмиятен исәпкә алып, Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе әлеге мөрәҗәгатьне карауны һәм Россия Хөкүмәтенең 2021 елның 27 февралендәге... Читать дальше...

Җанисәп барышында Татарстан волонтерлары көн саен 5 мең кешегә консультация бирә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстандагы күп функцияле үзәкләрдә көн саен 5 меңнән артык кеше Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенә кагылышлы сораулар буенча волонтерлардан консультация ала. ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Без волонтерлар корпусын бик җиңел җыйдык, чөнки кызыксыну бар иде. Алар 45 муниципалитеттагы күп функцияле үзәкләрдә оештырылган 58 участокта эшләде... Читать дальше...

Россия Президенты COVID-сертификатларны тиз арада үзара танырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы вакцинация сертификатларын мөмкин кадәр тизрәк үзара танырга кирәк. «Российская газета» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция форматында узган АТЭС саммитында ясаган чыгышында шулай дип белдерде. Күптән түгел үткән «егермелек» саммитында Россия кыска вакыт эчендә вакцина һәм сертификатларны үзара тану турындагы мәсьәләне өйрәнергә тәкъдим итте, дип искәртте Путин. «Бу никадәр тизрәк эшләнсә, глобаль активлыкны тулысынча яңартуы шулкадәр җиңелрәк булачак»... Читать дальше...

Дәүләт Советы Путиннан Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне сораячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Россия Президенты Владимир Путинга Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемен бирү турында үтенеч әзерләде. Депутатлар ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Яшел Үзән җирле үзидарә органнары мөрәҗәгатен хуплады. «Яшел Үзәндә яшәүчеләр, шәһәр территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданнар продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итеп, шул ук... Читать дальше...

«Татмедиа» агентлыгы журналистлар арасында үткәрелгән ике бәйгегә нәтиҗәләр ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында берьюлы ике республика бәйгесендә (этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктырту, террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасын иң яхшы яктыртучылар конкурсы берничә номинация буенча үткәрелде. «Гаммәви мәгълүмат чараларында... Читать дальше...

«Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафурига багышланган китап чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафуриның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган фәнни-популяр җыентык чыгарды. «Безнең байлыгыбызны тегеннән дә тарткалыйлар, моннан да. Мәҗит Гафурины башкорт язучысына әйләндереп бетерделәр. Бу китапны укыган кеше аның чын мәгънәсендә, иҗаты ягыннан да, нәсел-нәсәбе ягыннан да, фикерләү ягыннан да 100 процент татар икәненә ышана», диде җыентыкның редколлегия әгъзасы, халык шагыйре Разил Вәлиев. Читать дальше...

Дәүләт Советы Клишас һәм Крашенинниковның закон проектына 20 төзәтмә әзерләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән «РФ субъектларында ачык хакимият оештыруның гомуми принциплары турында»гы федераль закон проектына 20 төзәтмә әзерләде. Бүген депутатлар ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әлеге төзәтмәләрне тикшерде. Парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, федераль закон проектына әзерләнгән төзәтмәләр шартлы рәвештә берничә блокка бүленгән. Читать дальше...

Илшат Гафуров: Бәлки Милли китапханә хезмәткәрләренә милли киемдә эшләргәдер?

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУ ректоры Илшат Гафуров Татарстан Милли китапханәсендә эшләүчеләрнең милли киемнәрдә эшләвен тәкъдим итте. «Уникаль корылма, уникаль кешеләр эшли. Хезмәт күрсәтүче персонал, бәлки, милли китапханәдә милли киемдә булырга тиештер. Сез ничек уйлыйсыз?» — диде ректор бүген Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗановага мөрәҗәгать итеп... Читать дальше...

Илшат Гафуров Милли китапханәнең бурычлары буенча шелтәсен җиткерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Милли китапханәнең төп бурычлары турында фикер алышу булды. «Милли китапханәнең миссиясе нидә?» — дип, КФУ ректоры Илшат Гафуров ачыклык кертүне сорады. «Милли китапханәнең миссиясе үзгәрдеме әллә? Китапханә миссиясе дигәндә, без китапханә кино да төшерерлек, биюләр дә биеп йөрерлек җәмәгать киңлегенә әверелде дип сөйлибез. Ул вакытта аны Милли китапханә түгел... Читать дальше...

Татарстанстат: Татарстанлылар җанисәп тәмамланганчы үз мәгълүматларын тикшерә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда яшәүчеләр Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе барышында исәпкә алу битендә үзләре турындагы мәгълүматны 14 ноябрьгә кадәр тагын бер тапкыр тикшерә алачак. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Республикада яшәүче һәр кеше үзен ничек исәпкә алуларын тикшерү мөмкинлегенә ия. Бу, беренче чиратта... Читать дальше...


Музыкальные новости
Джиган

Блогерша Алена Водонаева заявила, что ей нравится сын рэпера Джигана





Персональные новости
Сбер

Сбер подарил Орлу умный фонтан





Төмән шәһәрендәге мәктәптә 2 сыйныфтан башлап татар теле дәресләре укыталар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Төмән шәһәренең Казарово микрорайонындагы 52нче урта мәктәптә татар теле дәресләре атнага ике тапкыр, 2 сыйныфтан башлап үткәрелә. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Премьер — министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Төмән өлкәсенә эш сәфәре барышында шушы мәктәптә булды. Ул мәктәп бинасын карап чыкты, анда татар телен укыту алымнары белән танышты. Мәктәп 2020 елның 1 сентябрендә ачылган. Читать дальше...

QR-коды булмаган 60 яшьтән өлкән кешеләрнең транспорт картасы 22 ноябрьдән эшләми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вакцинация узу турында сертификаты булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең ташламалы транспорт карталары эше туктатылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров сөйләде. Шуңа бәйле рәвештә, вакцина алу һәм прививка ясатырга ярамау турында сертификаты булган кешеләрнең транспорт картасы эше туктатылмаячак. Читать дальше...

Татарстан җанисәптә Дәүләт хезмәтләре аша катнашучылар буенча беренче урында тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашучылар саны буенча Идел буе федераль төбәкләре арасында беренче урында тора. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Татарстан ил төбәкләре арасында Россиянең иң яхшы ИТ-үзәкләре һәм цифрлаштыру буенча әйдәп баручылар рәтенә керә. Читать дальше...

Хәбир Иштирәков өченче срокка Татарстан Ветераннар төбәк оешмасы рәисе итеп сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Хәбир Иштирәков бертавыштан өченче срокка Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайланды. Аны оешманың Казанда узган VIII хисап-сайлау конференциясендә шушы вазифага билгеләделәр. «Миңа биргән бәягез һәм күрсәткән ярдәмегез өчен сезгә бик тә рәхмәтлемен. Ун ел элек, 2011 елның 8 ноябрендә, мине беренче срокка сайлап куйганнар иде. Бу вазифаны алга таба да башкарырга әзермен», - диде Хәбир Иштирәков... Читать дальше...

Киләсе елда Татарстанда бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш саклагычлар төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанда бәрәңге, яшелчә, җиләк саклагычлар төзелеше ниятләнә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Депутат Таһир Һадиев быел ярминкәләрдә бәрәңге, яшелчәләр күләме кимегәнен һәм аларның кыйммәтле булуын, кайбер районнарда ярминкәләрдә бөтенләй сатылмавын билгеләп үтте. Читать дальше...

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары ковидка каршы кабат прививка ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). ТР сәламәтлек саклау министры Владимир Жаворонков коронавирус инфекциясенә каршы кабат прививка ясатты. Ул вакцинацияне бүген «Татмедиа» хезмәткәрләре белән бергә узды. Жаворонков беренче прививканы шулай ук «Татмедиа» бинасында ясаткан булган. Ул чагында ведомство башлыгы урынбасары вакцинация өчен «Спутник V» препаратын сайлаган. Бу юлы Жаворонков «Спутник Лайт» препаратын кадатырга булган. «Беренче тапкыр прививка ясатканда, беренче этаптан... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Труп мужчины найден в лесопарковой зоне в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Париж решил показать, что такое ядерное сдерживание России по-французски


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Михаил Кутушов

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье



Москва

Поезд Москва–Выборг все лето будет ходить до станции Сортавала

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net