Дәүләт Советы Путиннан Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне сораячак
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Россия Президенты Владимир Путинга Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемен бирү турында үтенеч әзерләде. Депутатлар ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Яшел Үзән җирле үзидарә органнары мөрәҗәгатен хуплады.
«Яшел Үзәндә яшәүчеләр, шәһәр территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданнар продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итеп, шул ук вакытта хезмәт батырлыгы һәм фидакярлек үрнәге күрсәтеп, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә сизелерлек өлеш кертте. Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзән шәһәре илнең мөһим тыл үзәкләреннән берсе булды», - диелә дәүләт башлыгына адресланган үтенеч текстында.
Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемен бирү турындагы инициатива белән район ветераннар Советы рәисе Тәлгать Гыйззәтуллин чыккан. Музей хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр һәм битараф булмаган гражданнар, якташларының хезмәттәге батырлыгы турында уникаль документлар җыеп, архивларда зур тикшеренү эше үткәргән.
Документлар Россия Фәннәр академиясенә җибәрелгән, мактаулы исем бирү өчен нигез булуы турында эксперт бәяләмәсе алынган.