Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 24.11.2021

Лениногорск китапханәләре «Мультипликация студиясе» проектында грант отты

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 24 ноябрь, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе хәбәр иткәнчә, китапханә «Мультипликация студиясе» проекты белән Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан 500 мең сум грант откан. Әлеге проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында эшләнде. Мордва-Кармалка авылы китапханәсе «Татарстан авыл җирлекләре территориясендә иң яхшы мәдәният учреждениесе» бәйгесендә җиңү яулап, 100 мең сум отты. Ю.Гагарин исемендәге Балалар китапханәсе... Читать дальше...

«Бердәмлек» газетасы: Самараның «Ак аю»лары морж булып чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның моржлар турында язмасы чыкты. 2008 елда Кыргый табигатьне саклау буенча бөтендөнья фонды инициативасы буенча 24 ноябрь морж көне дип игълан ителгән иде. Арктика якларында яшәүче моржлар, табигать җылыну сәбәпле, яклауга бик тә мохтаҗ, әлбәттә. Ләкин безнең якларда моржлар әлегә күренгәне юк. Ә менә салкын суда коенырга яратучы кешеләр байтак. Аларны да халык «морж”лар дип атый һәм алар да, үзләрен моржга санап, ноябрь ахырында бәйрәм уздыралар. Читать дальше...

Татарстанда буран һәм 16 градус салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 25 ноябрьдә Татарстанда һава торышы бозыла, буран булачак һәм күз күреме 1-2 километрны тәшкил итәчәк. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, урыны белән кар явачак, көндез җепшек кар көтелә. Шулай ук көндез көчле бозлавык, секундына 16 метрга кадәр тизлектә көчле җил фаразлана. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә һава температурасы -7..-12 градуска, ә көнчыгыш районнарда -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -6..-1 градус салкын көтелә.



Самарадан Тәнзилә Әһлиуллина: Китап уку түгел, озын видео да карамый башлады халык

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Самара татарларының « Бердәмлек » газетасында Тәнзилә Әһлиуллинаның «Балаларыгыз китап укырга яратамы?» дигән мәкаләсе чыкты. Кызганычка, китап укырга яратучылар саны азая бара. Хәзер китап уку түгел, озын видеоязма да карамый башлады халык. Үземнең блог буенча күреп торам — текстны язасың-язасың, ләкин яхшы фотография яки видео урнаштырмасаң, ачып караучы сирәк. Ә бит матур әдәбият укымаган бала дөньяны, тирән мәхәббәт хисләрен, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр палитрасын белә алмый. Читать дальше...

Татарстанда тагын 9 кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тугыз кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1940, 1940, 1950, 1951, 1952, 1979 елгы алты ир-ат, 1947, 1951, һәм 1955 елгы өч хатын-кыз вафат. Пандемия башланганнан бирле республикада 1205 кеше коронавирустан үлгән. Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә республикада коронавирусның 252 яңа очрагы теркәлүен язган иде.

Миңнеханов 2022 елда Россия кешеләре өчен хаҗ уздыру мөмкинлеге турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры урынбасары Әбделфәттах бин Сөләйман Машат белән очрашты. Алар 2022 елда Россия хаҗилары өчен хаҗ уздыру мөмкинлекләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. «Гомрә кылганда безнең илдәге бик күп кешеләрнең хаҗ кылырга теләвен уйладым. Һәм сездән Россия хаҗиларына бу мөмкинлекле бирүегезне сорамый кала алмыйм», — диде республика Президенты. Читать дальше...

Пенсия фонды интернеттагы мошенниклыкның яңа төре турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Интернетта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән — e-mail адресына иминият тупланмаларын кайтару турында ялган мәгълүмат җибәрәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәтендә кисәттеләр. «Кире кайтаруны теркәү» төймәсенә басарга ярамый, билгесез сайтларда үзегезнең банк карталары мәгълүматларын тутырмагыз. Мошенниклар тозагына эләкмәгез, уяу булыгыз», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан халкына фондның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин. Читать дальше...

Иҗатчы яшьләр өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия игълан ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен Шәриф Камал исемендәге II әдәби премия турында игълан итә. «Без яңа авторлар эзлибез, конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт», — дип хәбәр итә оештыручылар. Шәриф Камал исемендәге... Читать дальше...



Согуд Гарәбстаны капиталын һәм бизнесын Татарстанга җәлеп итү турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының эшлекле даирәсе белән уздырылган түгәрәк өстәлдә катнашты. Чара Җиддә шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасында булды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Корольлек капиталын һәм бизнесын республикага җәлеп итү белән кызыксынуын әйтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. 2020 елда тышкы сәүдә әйләнеше 18,6 млн долларны, ә 2021 елның яртысында 17,1 миллионны тәшкил иткән. Нигездә нефть... Читать дальше...

Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттыруны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттыру турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Әлеге закон 2022 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, дип яза РИА Новости. 26 октябрьдә Россия Хөкүмәте беренче укылышта хуплаган закон минималь хезмәт хакы күләмен 13 617 сум итеп билгеләүне күздә тота иде. Соңрак Россия Президенты Владимир Путин әлеге сумманы 13 890 сумга арттырырга тәкъдим итте. Агымдагы елда минималь хезмәт хакы 12 792 сумны тәшкил итә. Читать дальше...

Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен ковидка каршы вакцина теркәделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен коронавируска каршы вакцина теркәде, дип яза ТАСС агентлыгы. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әйткәнчә, әлеге препарат декабрь ахырында әйләнешкә керәчәк. Аның сүзләренчә, балигъ булмаганнарга прививка баланың законлы вәкилләренең ризалыгы булган очракта ясаячаклар. Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәне Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында яшәүче татарлар белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Чара Җиддә шәһәрендә Россия генераль консуллыгында узды, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Хәзерге вакытта илдә 200гә якын татар яши. Аларның күбесе Рияд, Джубейл, Даммам, Җиддә, Мәдинә һәм башка шәһәрләрдә яши. Алар барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкынына керә, бары тик Мәдинәдә яшәүче берничә гаилә генә искәрмә булып тора. Читать дальше...

Ирада Әюпова Казан циркы директорына бәйле вакыйгада хискә өстенлек бирмәскә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан циркы директоры белән бәйле инцидентны хисләр белән түгел, хокукый нормалар аша бәяләргә чакырды. «Тикшерү үткәрү турында боерык чыгарылды — без аның бөтен шартларын һәм алшартларын ачыкларбыз. Мин бу вакыйганың кайчан — эш сәгатьләрендәме, эштән соңмы булуын белмим. Киләчәгебезнең уңышы җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә хокукый культурасы булудан тора», — диде ул Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинга бәйле видеоязманың таралуын бәяләп. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Безне Согуд Гарәбстаны белән кооперацияләрне ныгыту кызыксындыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Россия-Согуд Гарәбстаны партнерлыгы кысаларында Согуд Гарәбстаны белән сәүдә-икътисади һәм гуманитар кооперацияләрне тирәнәйтү белән кызыксына. Бу хакта Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе урынбасары доктор Абдулрахман Алзайд белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Сөйләшүләр «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме кысаларында узды, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. ... Читать дальше...

Казан циркы директоры үзе катнашкан низаг турында аңлатма бирде һәм гафу үтенде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин үзе катнашындагы низагка аңлатма бирде. Әлеге вакыйга мизгеле күзәтү камераларына эләккән һәм шау-шу чыгарды. «Бу гамәлемне хата дип саныйм. Чын күңелдән гафу үтенәм. Бу авыр ел булды. Күптән түгел әтиемне югалттым, кызым бик озак авырып ятты, пандемия аркасында эштә борчулар барлыкка килде. Нервларым түзмәде», — дип язган цирк директоры үзенең аккаунтында. Бүген иртән социаль челтәрләрдә Казан циркы директоры... Читать дальше...

Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итүчеләрнең исемнәрен ташка язып куячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм иткән хәйриячеләрнең исемнәре ташка уеп язылачак һәм мәчет янындагы мәйданга куелачак. Хәйриячеләр мәчет төзелешә акча, төзелеш материаллары белән ярдәм итте, кайберләре төзелештә шәхсән катнашкан. Җәмигъ мәчете төзелешенә Финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов әйткәнчә, мәчет формага керә башлагач, аңа кешләр һәм компанияләр күбрәк игътибар итә һәм акча күчерә башлаган. Хәтта башка төбәкләрдән дә акча күчергәннәр. Читать дальше...

Миңнеханов гарәб компанияләрен Татарстан инвестпроектларында катнашырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фарсы култыгындагы Гарәб илләре хезмәттәшлеге советының генераль сәркатибе Наеф Фалах Әл- Хаджраф белән очрашты. Җиддәдә «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы уза, аның кысаларында Рөстәм Миңнеханов очрашулар үткәрә. «Советның эшчәнлеге сәясәт, икътисад, оборона, иминлек, мәгълүмат, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрен үз эченә ала», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Читать дальше...

Казаннан Пермь һәм Салехардка авиарейслар яңартыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 30 ноябрьдән Казан-Пермь-Салехард маршруты буенча авиарейслар яңартыла. Очышлар атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Казаннан самолет 7:10 сәгатьтә очачак, Пермь аэропортына 10:05 сәгатьтә килеп җитәчәк, 10:50 сәгатьтә Салехардка китәчәк, анда 13:05 сәгатьтә төшәчәк. Кире самолет Салехардтан 14:00 сәгатьтә очып китә һәм Пермь аэропортына 16:10 сәгатьтә төшә, аннан 16:55 сәгатьтә Казанга юл тотачак. Татарстан башкаласы аэропортында самолет 15:55 сәгатьтә булачак. Читать дальше...

Шакир Яһүдин: Салих Батыевның эш машинасы номеры да ТАССР оешкан ел кебек - 1920 иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Салих Батыев турында хатирәләре белән уртаклашты. Бүген аның тууына 110 ел тулу хөрмәтенә Татарстан Милли музеенда күргәзмә ачылды. Салих Батыев 1960-1983 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе вазифасын биләгән. Шакир Яһүдин 1973 елдан 1983 елга кадәр аның җитәкчелегендә эшләгәнен әйтте — башта Казан университетының юрфак студенты буларак производство практикасын узганда, аннары ярдәмчесе вазифасында.


Музыкальные новости
Александр Барыкин

«Летели с девятого этажа»: Александр Барыкин чуть не погиб при падении лифта





Персональные новости
Подмосковье

«Текстильный букет Поочья» стартует в Подмосковье 28 апреля





«Татмедиа» агентлыгының барлык хезмәткәрләре дә ковидка каршы прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәткәрләренең 100 проценты да яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган. Агентлыкта хәбәр итүләренчә, республика теле- һәм радиоканаллары, газета-журнал редакцияләре, шул исәптән «Татар-информ» агентлыгы, «Яңа Гасыр» телеканалы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Татарстан» ВГТРК филиалы хезмәткәрләренең дә 90 процентка якыны прививка ясаткан. Прививканы беренчеләрдән... Читать дальше...

Рөхсәтсез кар ташланган урыннар турында Экология министрлыгына хәбәр итәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Рөхсәтсез кар ташланган урыннар турында казанлылар ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хәбәр итә ала. Ведомство белгечләре урынга чыгып, табигатьне саклау законнарын бозу очрагын теркәячәк. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 7 кар эретү пункты эшли. Урамнарны чистартканнан соң чыккан бөтен карны шунда китерәләр. Кар ташу өчен махсус урыннар «Буран» планын тормышка ашырганда ТР Экология министрлыгы белән берлектә район администрацияләре тарафыннан билгеләнә. Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстан һәм Гарәбстан энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе башлыгы, Корольнең киңәшчесе, Принц Әмир Халед бин Фейсал Әл Сауд белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында катнашкан өчен Принцка рәхмәт әйтте, кунакчыллык һәм Төркемнең эшчәнлеге өчен яхшы шартлар тудырган өчен Король Салман бин Әбдел Азиз Әл-Саудка рәхмәтен белдерде, дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. ... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Мәккә провинциясе башлыгы «Россиядә ислам тарихы» күргәзмәсен карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәккә провинциясе башлыгы Әмир Халед бен Фейсал Әл Сауд «Россиядә ислам тарихы» күргәзмәсен карады. «Күргәзмә „Россия — Ислам дөньясы“ Стратегик караш төркеме утырыш кысаларында оештырылды», — дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Искәртеп үтик, кичә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде. Республика Президенты Россия... Читать дальше...

Соцприютлар сукбайларга ковидтан вакцина ясатуда Татарстан хакимиятеннән ярдәм сорый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Социаль приютлар җитәкчеләре йортсыз кешеләргә коронавируска каршы вакцинация уздыруда Татарстан хакимиятеннән ярдәм сорады. Бу хакта «Кеше приюты» оешмасы сайтында хәбәр ителә. «Приюттагы кешеләрнең документлары булмау аркасында, алар коронавируска каршы прививка ясата алмый. Билгеле бер яшәү урыны булмаган ике мең кеше прививкасыз калырга мөмкин», — дип яза «Интерфакс». Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада яшәүче 1,9 млн кеше вакцинаның беренче компонентын алган. Читать дальше...

Самара өлкәсендә Аксак Тимергә һәйкәл куярга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Хәзерге Самара янында 600 ел элек Алтын Урда ханы Туктамышны җиңгән легендар Аксак Тимерне ташта мәңгеләштерергә мөмкиннәр. Үзбәкстан хакимияте Кондырча җирлегендә һәйкәл булдыру һәм урнаштыруга конкурс үткәрергә ниятли. Бу хакта Министрлар Кабинетының хәрби тарихны өйрәнү турындагы карары текстыннан күренә, диелгән Kun.uz сайтында урнаштырылган хәбәрдә. Махсус конкурста монумент моделен сайлаганнан соң, проект 2024 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгы... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Rammstein

Минкульт Калининградской области отказался отменять шоу «Tribute Rammstein»



Москва

«Пришло время жить на своей земле»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net