Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 22.11.2021

Чирмешән районыныда Түбән Чегодай авылында яңа имам сайладылар

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 22 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). Чирмешән районының Түбән Чегодай авылы имамы Габделәхәт Рамазанов октябрь  башында вафат булган иде. Мәрхүмнең кырыгы үткәч, биредә яңа имам-хатыйп сайладылар. Мәхәллә халкы бу вазифага Шамил Шакир улы Фәсхетдиновны бертавыштын сайлаган. Ул Чирмешәндә яши, туган авылындагы дин, мәчет тормышында моңа кадәр дә оештырып йөрүчеләрнең берсе булды. «Шамил абыйга зур рәхмәт, җаваплы эшкә алынды. Әлеге авылда 17 ел имамлык иткән... Читать дальше...

Татарстан рәссамнары Петербургта борынгы сәүдәгәрләр шәһәре турында күргәзмә әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге бер катлы йортлары белән борынгы сәүдәгәрләр шәһәре турында «Борынгы Чистай. Яңарыш» сәнгать-күргәзмә проектын тәкъдим итә. Проект Россия Федерациясе Президенты грантлары Фонды, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург милләтләр йорты ярдәме белән тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте. Читать дальше...

Миңнеханов һәм Стараче Татарстан белән Италия арасында хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Италия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джорджо Стараче белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. «Татарстан Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген безнең хезмәттәшлекнең торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлекләребез бар», — диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жозе Антонио Морато Тавареш белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте. Очрашуда Татарстан һәм Индонезия арасында сәүдә һәм сәнәгать, мәгариф һәм фән, мәдәният, медицина өлкәсендә элемтәләрне алга таба ныгыту адымнары турында фикер алыштылар. Шулай итеп, Республика Индонезиягә нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе... Читать дальше...

Ренат Вәлиуллин: Медиафорум нәтиҗәсендә татар журналистларының социаль челтәре оешты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург татар медиафорумы нәтиҗәсендә татар журналистларының социаль челтәре оешуын әйтте. 21 ноябрьдә онлайн форматта III Санкт-Петербург татар медиафорумы үтте. Форумны оештыручыларның берсе Ренат Вәлиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә аның нәтиҗәләре турында сөйләде. «Өченче мәртәбә уздырылган медиафорум үзенең кирәклеген күрсәтте. Елдан-ел аның географиясе киңәя бара. Читать дальше...

Казан мэры Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны били

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин 2021 елның өченче кварталында Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингы башында тора. Бу хакта «Промрейтинг» агентлыгы тикшеренүендә хәбәр ителә. Шәһәр башлыгы белән бәйле төп мәгълүматлар - инфоповодлар арасында хуҗасыз этләр проблемасы, Бердәм тавыш бирү көнен үткәрү, бушлай йөрү, тавыш бирүчеләр өчен ташламалар каралу бар. Өченче кварталда берничә зур төзелеш – Вознесенский тракты, Горький шоссесы дублеры булуы да билгеле. Шул... Читать дальше...

Атнаның икенче яртысында Татарстанда җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атнаның икенче яртысында Татарстанда янә температураның күтәрелүе көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, иртәгә, 23 ноябрьдә, республика территориясендә буран чыгуы һәм температураның түбәнәюе көтелә. Чәршәмбе, 24 ноябрьдә, «атмосфера басымы арту аркасында» төбәктәге һава торышы бераз яхшырачак, дип искәртә синоптиклар. Татарстанның кайбер районнарында кар явачак. Читать дальше...

Ковидтан вакцинаны илкүләм прививкалар календаренә кертү әлегә планлаштырылмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцинацияне илкүләм календарьга кертү әлегә көн тәртибендә тормый, дип белдерде Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, дип хәбәр итә РИА Новости. «Президент ирекле әңгәмә барышында вакцинация, прививкаларның нәтиҗәлелеге һәм башкалар белән бәйле темалар турында фикер алышты. Рәсми планда әлеге темага хәзер фикер алышынмый, әмма шул ук вакытта бу өлкәдәге белгечләр тарафыннан аерым фикерләр бар», — дип хәбәр итте ул журналистларга. Вакцинация иң ышанычлы саклану ысулы булып кала. Читать дальше...



Казанда мәктәптә атыш әзерләүдә шикләнелүче яшүсмерне тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»га үз чыганакларыннан мәгълүм булганча, Казанның бер укучысы мәктәпкә һөҗүм итү әзерләүдә шикләнелеп тоткарланган – яшүсмер Дәрвишләр бистәсендәге бер мәктәптә ату планлаштырган. Малайга 14 яшь. Хәзер ул тоткарланган. Якын арада бу тоткарлануның нечкәлекләре билгеле булачак.

Татарстанда тагын сигез кеше коронавирус корбаны булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан сигез кеше үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза вакытында билгеләнгән.  «2021 елның 22 ноябренә 1185 үлем очрагы теркәлгән», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Инфекция корбаннары арасында 1939 һәм 1947 елларда туган ике ир-ат, 1934, 1937, 1939, 1959 елларда туган дүрт хатын-кыз, шулай ук 1960 елда туган тагын ике хатын-кыз бар.

QR-кодлар булмау сәбәпле Казанда мең ярым кеше транспортка кертелмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Көннең беренче яртысында гына да Казанның җәмәгать транспортына QR-кодлардан башка 1516 кеше транспортка кертелмәгән. Бу гомуми пассажирлар агымының 0,23 процентын тәшкил итә. Шул хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә. Татарстан башкаласы урамнарына барлыгы 585 автобус, 80 трамвай һәм 143 троллейбус чыккан, бу гадәти транспорт эш режимына туры килә. Метро шулай ук штат режимында эшли, пассажирлар күпләп туплану күзәтелмәгән. Читать дальше...

Казанда яшәүче бер хатын-кыз квест вакытында муенын сындырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казан квестларының берсендә Казанда яшәүче 29 яшьлек хатын-кыз бәрелеп муенын сындырган һәм егылган. Шуннан соң аны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Бу мәгълүматны агентлыкка Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә расладылар. Билгеле булганча, квестка кыз дуслары белән төнлә чыгып китә. Локацияләрнең берсендә ул бәрелә һәм егыла, үзе тора алмый. Дуслары ашыгыч ярдәм чакырталар, төнге уникенчедә кызны клиникага алып китәләр. «Операция кирәк булмады. Читать дальше...

Башкортстанда җәмәгать транспортында әлегә QR-кодлар кертмәскә булганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда транспортта QR-кодларны бары тик мондый карар гомумфедераль дәрәҗәдә булса гына кертәчәкләр. Казанда шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар өчен кертелгән QR-кодлар Башкортстанда шундый карар федераль дәрәҗәдә кабул ителгән очракта гына кертеләчәк. Бу хакта РИА Новостига төбәк башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Дүшәмбе көнне Татарстанда шәһәр, шәһәр яны, муниципальара җәмәгать транспортында 18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодлардан башка йөрүне тыю башланды. Читать дальше...

Миңнеханов халык санын алуда башлангыч нәтиҗәләр буенча Татарстан халкы артуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләре Татарстанда халык саны артуын күрсәтә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. «Без барыбыз да республикабызның җәлеп итүчәнлегенә омтылырга тиеш. Менә халык санын алу нәрсә күрсәтә? Һәркайда халыкның кимүе бара, ә бездә күпмедер үсеш динамикасы бар. Димәк, безгә күчеп киләләр, барысы да Татарстан ягына хәрәкәт итәргә тели», — диде ул. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов коммуналь калдыклар әйләнеше проблемасын анализларга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы эшмәкәрләре белән очрашуда ТР буенча Россия Федераль антимонополия хезмәте идарәсенә һәм ТР прокуратурасына каты коммуналь калдыклар әйләнеше проблемасын анализларга кушты. Шулай ук ул ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан бүгенге көндә булган законны камилләштерү турында РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать әзерләүне сорады. «Безгә кече бизнес вәкилләре, регоператорлар, ТР Төзелеш... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Чаллыда «Казан» агросәнәгать паркы кебек мәйданчык булдыру кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Тукай районы үзмәшгульләре республика Президенты Рөстәм Миңнехановка Чаллыда «Казан» агросәнәгать паркы кебек сәүдә мәйданчыгы булдыру мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов Казандагы Агросәнәгать паркының бүгенге көндә уңышлы эшләве белән килеште. «Казандагы Агросәнәгать паркы бу бурычны яхшы башкара. Наил Гамбәрович, сезнең мондый мәйданчыклар бармы?» — дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе Чаллы мэры Наил Мәһдиевка. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: «Алабуга» резидентларга заманча инфраструктура тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышын уздырды. Чара быел икенче тапкыр булды (беренчесе 5 апрельдә узды), дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «„Алабуга» — резидентларга кадрлар, социаль, төзелеш, сәнәгать кебек заманча инфраструктура бирә торган партнер», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, бүген махсус икътисади зона мәйданчыгында «Росатом» Дәүләт Корпорациясе белән партнерлыкта пан-прекурсор... Читать дальше...

Россия халкы 43 мең сум пенсияне яшәү өчен лаеклы дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россия халкы уртача 43 мең сум пенсияне яхшы дип бәяләгән. SuperJob сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 8 процентка арткан. Сораштыруда барлыгы 32 мең кеше катнашкан. 24 яшьтән яшьрәк кешеләр аена 35,8 мең сум пенсия өчен җитәрлек дип әйткән, ә 45 яшьтән өлкәнрәк респондентлар 45 меңнән артык сумманы атаган. Зур шәһәрләрдә яшәүче кешеләр пенсиягә чыккач эшләрен калдырып китәргә ризалыгын белдергән. Мәскәүдәге... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Мастер» КИП территориясендә пыяла пакетлар заводында булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мастер» КИП территориясендә пыяла пакетлар җитештерү заводында булды. Республика җитәкчесе предприятиенең эш үзенчәлеге һәм чыгарыла торган продукция ассортименты белән танышты. «Рөстәм Миңнеханов „СтиС-Чаллы“ заводында пыяла пакетлары җитештерүне карады», — дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Завод 3,5 мең квадрат метрдан артык мәйданда урнашкан һәм яңа җиһазлар белән җиһазландырылган җитештерү линиясен үз эченә ала. Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Розенбаум

«Это не бомжовые заведения»: 72-летний Александр Розенбаум зарабатывает миллионы на пивном бизнесе





Персональные новости
ЦСКА

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ





Татарстан Россия хөкүмәтенә эшкуарлар өчен микрозаймнар срогын арттырырга тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар өчен микрозаймнар срокларын арттыру тәкъдиме белән Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә әзер. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле Михаил Кузнецов республика җитәкчесенең Чаллыда эшмәкәрләр белән очрашуында микрозаймнар — кирәкле ярдәм чарасы, дип искәртте. 2020 елга кадәр Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан бирелә... Читать дальше...

Татарстанлыларның 44 проценты җәмәгать транспортында эшкә килә — сораштыру

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). HeadHunter сервисы уздырган сораштыру мәгълүматлары буенча, Татарстан халкының яртысыннан кимрәге җәмәгать транспортында эшкә йөри. «Республика респондентларының 44 проценты җәмәгать транспортында эшкә йөри. Бу — Россия төбәкләре арасында иң түбән күрсәткеч. Татарстанда офиста эшләүче хезмәткәрләрнең яртысы эшкә машинада барып җитүен белдергән», — дип билгели аналитиклар. Белгечләр Татарстан халкының 15 проценты оешма транспортында йөрүен әйтте. Читать дальше...

Блогер Илназ Габидуллин: Бүгенге көндә авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар блогеры Илназ Габидуллин фикеренчә, бүгенге көндә авылларда эш булса, яшәр өчен башка барлык мөмкинлекләр дә бар. «Хәзер авылларда барлык мөмкинлекләр дә бар. Бөтен кешегә ут, су, газ, интернет тоташтырылган. Элеккеге кебек урманнан утын ярып алып кайтып, утын ягып яшисе юк. Авыл җирлекләрендә, район үзәкләрендә бик матур, кирәкле җәмәгать киңлекләре: парк, скверлар, балалар мәйданчыклары күпләп төзелә», — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында . Читать дальше...

Чаллыда Сирень Якупова иҗатына багышланган шигъри перформанс күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 22 ноябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллы театрының кече залында шагыйрә Сирень Якупова иҗатына багышланган шигъри перформанс була. Бу турыда «Татар-информ»га чараның режиссеры Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итте. Әлеге кичәне Чаллы Язучылар берлеге һәм театрның коворкинг үзәге оештыра. Чараның инсценировкасын язучы, Чаллы драма театрының әдәби бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтгалиева әзерләгән.  «Чатта» шигъри перформансы шагыйрәнең шигырьләренә нигезләнеп куела. Биредә юл образы ул — авыл халкының ностальгияле үткәне... Читать дальше...

Песков: Татарстан пандемия фонында бирелгән аерым вәкаләтләрдән файдалана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Татарстан Республикасы Хөкүмәте илдәге катлаулы вазгыять аркасында билгеләнгән вәкаләтләрдән файдалана дип белдергән. «Башлангыч этапта яңа чикләүләр кертелү аркасында мондый проблемалардан котылып булмый. Татарстан пандемия фонында төбәкләргә бирелгән аерым вәкаләтләрдән файдалана», — диелә Кремльнең Telegram-каналында. Дмитрий Песков вазгыятьнең нормальләшәчәген әйтте. «Яңа чаралар кертү кешеләрнең сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк»... Читать дальше...

Доллар курсы җәйдән беренче тапкыр 74 сумнан артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү биржасындагы сату мәгълүматларына караганда, доллар курсы 74 сум тамгасыннан арткан. «11:58 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Америка валютасы 74,04 сум белән сатыла. Сәүдә сессиясе башланганнан бирле үсеш 0,8 процентны тәшкил итте. Соңгы тапкыр доллар җәй азагында — 27 августта 74 сумнан артып киткән булган», — дип хәбәр ителә Российская Газета порталында.

Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Свёнтек разгромила Кырстю и вышла в 1/8 финала турнира WTA-1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Huawei представила IDS на 26-м Всемирном энергетическом конгрессе





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Младшая дочь Оксаны Самойловой и Джигана пошутила, что их сын приемный — как отреагировала звездная мама: «Чисто классика»



Москва

Православные христиане отмечают Вербное воскресенье

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net