Блогер Илназ Габидуллин: Бүгенге көндә авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар блогеры Илназ Габидуллин фикеренчә, бүгенге көндә авылларда эш булса, яшәр өчен башка барлык мөмкинлекләр дә бар.
«Хәзер авылларда барлык мөмкинлекләр дә бар. Бөтен кешегә ут, су, газ, интернет тоташтырылган. Элеккеге кебек урманнан утын ярып алып кайтып, утын ягып яшисе юк. Авыл җирлекләрендә, район үзәкләрендә бик матур, кирәкле җәмәгать киңлекләре: парк, скверлар, балалар мәйданчыклары күпләп төзелә», — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында .
Илназ Габидуллин әйтүенчә, авылларга эш урыннары гына җитеп бетми. «Эш мәсьәләсе генә бар. Авыл җирендә 20-30 мең алып эшләү мөмкинлеге булса, бик яхшы булыр иде», — диде блогер проектның алып баручысы һәм идея авторы Гадел Әхмәтҗановка.
Бүген «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышы чыкты. Проект кунагы — татар блогеры Илназ Габидуллин. Тапшыруны сылтама аша кереп карый аласыз.