Яшел Үзән спортчылары Татарстан беренчелегенең алтын һәм көмеш медаленә лаек булды
(Яшел Үзән, 26 ноябрь, «Татар--информ», « Яшел Үзән »). 2012 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге 20 һәм 21 ноябрьдә «Маяк» спорт комплексында узды. Ярышларда «Динамо» олимпия резервы республика спорт мәктәбенең 6 командасы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча алтынны «Мирный-1» командасы отты, көмеш медальне «Мирный-2» командасы алды. Әлеге командаларның хоккейчылары Ульяна Пашанина һәм Вероника Лаврухина, шулай ук, «Иң яхшы уенчы» номинациясендә җиңүче булды. Читать дальше...