Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 09.11.2021

Түбән Кама янгын сагы бүлегендә 24 яңа белгеч эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча килешү бүлекчәләре идарәсе Түбән Кама филиалы отряды шәхси составын 24 белгеч тулыландырды. Бүген бүлекчә командирлары таныклыклар алды. Янгын сүндерүчеләр Түбән Кама сәнәгать комплексы объектларын саклаячак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Янгын сагы бүлекчәләрендә бу вазифа кече команда звеносы булып тора. Бүлекчә командиры янгын сүндерүчеләр һәм янгын сүндерү автомобильләрен йөртүчеләр белән турыдан-туры эшли. Читать дальше...

Эксперт киләчәктә кием кибетләре ябылу ихтималы турында фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Аңлап куллану тренды 2035 елга Россиядә кием кибетләренең 20 проценты ябылуга китерәчәк, дип белдерде РИА Новостига Beinopen мода индустриясен үстерү институтына нигез салучы, Илкүләм технологик инициативаның WearNet эшче төркеме җитәкчесе Алексей Баженов. Пандемиядә онлайн-сату ике тапкыр арткан, гомуми сату күләменең 15 процентына кадәр, шул ук вакытта кибетләрнең 40 процентка кадәре ябылган, нигездә, бу аларның e-commerce форматына күчүгә әзер булмавы аркасында килеп чыккан. Читать дальше...

Санкт-Петербургта татар медиафорумына әзерләнәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе «Piter.tatar» һәм «Дөнья мәдәнияте» этножурналистлары Бөтенроссия конгрессы бизнес-консультанты Катифә Гайнетдинова белән очрашу уздырды. Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуда портал эше һәм «Без татарлар» рубрикасының яңалыклар темалары һәм төбәк татарларына халык санын алуда катнашу мөһимлеге турында мәгълүмат... Читать дальше...



Миңнеханов һәм Шульгинов Татарстан ягулык-энергетика комплексы үсеше турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Республика башлыгы эш сәфәре белән Мәскәүдә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов анда РФ Энергетика министры Николай Шульгинов белән очрашты. «Төбәкнең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге мәсьәләләре һәм алга таба үсеш перспективалары турында фикер алышынды», - дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Моннан тыш, әңгәмәдәшләр Түбән Кама ГЭСы йөкләнешен арттыру өчен Түбән Кама сусаклагычын тулыландыру дәрәҗәсен арттыруның максатчанлыгы мәсьәләсен карады. Читать дальше...

Россиядә узган тәүлектә коронавирустан 1211 кеше үлгән – бу яңа антирекорд

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан тәүлек эчендә үлем очраклары буенча яңа антирекорд куелган - 1211 кеше инфекция корбаны булган, дип китерелә оператив штаб мәгълүматларында. «Соңгы тәүлектә 1211 үлем очрагы расланган», — дип хәбәр итә ведомство.  Иң күп үлем очраклары Мәскәүдә (95), Санкт-Петербургта (88) һәм Краснодар краенда (47) теркәлгән. Алдагы антирекорд 4 ноябрьдә теркәлгән иде, ул чакта коронавирустан үлүчеләр саны 1195 кеше булды. Эпидемия башланганнан бирле Россиядә 249 215 кеше үлгән. Читать дальше...

Ротенберг Рөстәм Миңнехановны «Зур Шлем»да Татарстан спортчысы җиңүе белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Дзюдо буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Зур Шлем» турнирында Татарстан спортчысы Нияз Билаловның триумфаль чыгышы республикада әлеге спорт төренә ярдәм булуын күрсәтә. Бу хакта Халыкара дзюдо фонды башлыгы Аркадий Ротенберг Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә котлау телеграммасында язды. «2021 елның 5 - 7 ноябрендә Баку шәһәрендә дзюдо буенча узган „Зур Шлем“ турнирының өченче көнендә алтын медаль яулаган Нияз Билаловның чыгышы... Читать дальше...

Марат Сафиуллин күп балалы гаиләләр өчен милек салымын исәпләү тәртибен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин күп балалы гаиләләр өчен милек салымын исәпләү тәртибен аңлатты. «Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр җир һәм күчемсез милек салымы буенча льготаларга ия. Һәр ата-анага һәр бала исәбеннән фатир яисә бүлмә мәйданының биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры күләмендә салым чигерелә. Җир салымы буенча һәр ата-анага алтышар сутый җиргә салым чигерелә», — диде Марат Сафиуллин. Читать дальше...

Аллергияле кешеләргә ковидтан прививка ясатырга мөмкинме икәнлеге турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Аллергияле кешеләр яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясата ала, әмма бер кагыйдәне үтәргә кирәк. Бу хакта түбәнкамалыларга туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш аллергологы, Республика клиник иммунология үзәге мөдире Алексей Лунцов сөйләде. «Контрольдә тотыла яки өлешчә контрольдә тотыла торган эпизодлар чорында аллергияле кешеләргә вакцинация ясатырга була, ягъни ремиссия булганда  – чир көчсезләнгән яки аның симптомнары юкка чыккан вакытта мөмкин»... Читать дальше...



Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»).Татарстанда тагын 9 кеше яңа коронавирус инфекциясе корбаны булды. Шулай итеп, республикада үлүчеләр саны 1078гә җиткән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Вафат булганнар арасында дүртесе хатын-кызлар, алар 1938, 1941, 1947, 1949 елларда туган. Бишесе 1930, 1936, 1941, 1945 һәм 1961 елларда туган ир-атлар.

Мәгариф министрлыгы рус теле кагыйдәләрен заманчалаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы рус теле кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә планлаштыра. Ведомствода хәзер рус теле 60 ел элек — 1956 елда кабул ителгән «Рус орфографиясе һәм пунктуациясе кагыйдәләре» җыентыгына таяна, дип күрсәттеләр. «Яңа җыентык <...> кагыйдәләрне тагын да тулырак итәчәк, аларны рус теленең хәзерге торышына һәм аның турында фәннең актуаль дәрәҗәсенә туры китерәчәк», — диелә ведомство хәбәрендә. Инициатива авторлары искәртеп узганча, бу вакыт... Читать дальше...

Татарстанда буран һәм кар явуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, кар явачак, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанның кайбер районнарында буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшем күзәтелми, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Төнлә һава температурасы -7дән алып -2 градуска кадәр була, көндез термометр баганалары 4-0 градус тирәсендә торачак. Читать дальше...

Фазлыева: Вакцинация турында сертификатлар бирүне контрольдә тотачакбыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Covid-19uа каршы прививка ясату турында сертификатлар бирүне җентекләп тикшерәчәкләр. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде. «Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә әлеге сертификатларны бирүне тоталь контрольдә тоту турында йөкләмә бар», — дип искәртте спикер. Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, ялган сертификат аркасында кеше үлеме бер генә булмаган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының... Читать дальше...

16 ноябрьдән Күп функцияле үзәктә вакцинация турында кәгазь сертификат алып булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 16 ноябрьдән башлап коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтү турындагы басма вариантны Күп функцияле үзәкләрдә алырга мөмкин булачак, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта Россия Хөкүмәте Telegram-каналында хәбәр ителә. «Күпләр өчен мондый вариант уңайлы. Бу дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән яки сертификатларны мөстәкыйль рәвештә бастырып чыгару мөмкинлеге булмаган гражданнар өчен актуаль», — диде Мишустин бүген Координация советы утырышында. Читать дальше...

Россиядә коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 62 млн кеше ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән 62 млн кеше прививка ясаткан. Бу хакта РФ Министрлар Кабинетының Covid-19га каршы көрәш буенча координация советы утырышында РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте. «Эшләми торган көннәр чорында вакцинация темплары яхшы сакланган. Эшләмәгән көннәрдә 3,7 млн кеше прививка ясаткан», - диде министр.  Вакцинацияләүнең чагыштырма авырлыгы 100 мең кешегә 400 кеше тәшкил итә. Вакцинация... Читать дальше...

Эпидемиолог татарстанлыларга ярты елдан соң кабат прививка ясату кирәклеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирустан прививка ярты елдан соң кабат ясалырга тиеш. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде. «Ухань штаммы булганда, вакцинация бер ел дәвам итәчәк, дидек. Кызганыч, фаразлар акланмады, хәзер, югары контагиозлыгы, таралу дәрәҗәсе югары булуы белән аерылып торган «дельта» штаммы килде, шуңа күрә вакцинациянең икенчесен... Читать дальше...

Вакциналаштыру турындагы яңа сертификат искесеннән нәрсә белән аерылуын әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Иске үрнәктән аермалы буларак, вакцинация турындагы яңа сертификат өч бүлектән торачак. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфир вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде. Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында сертификатның яңа формасы гамәлгә керде. «Сертификат өч бүлектән торачак. Беренче бүлек вакцинация турында була, мәгълүматлар федераль регистрдан алыначак. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан агломерацияләрен үстерү тәҗрибәсен тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының «Россия Инновацион регионнары ассоциациясе» (АИРР) икътисади хезмәттәшлек ассоциациясе күзәтчелек советы утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов - АИРР Советы Рәисе - очрашуда катнашучыларга агломерацияләр үсешендә Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итте. Ул бу бик мөһим мәсьәлә булуын, илнең күп субъектлары өчен актуаль икәнлеген искәртте. Читать дальше...

Быел Татарстанда ике йөзгә якын салым түләмәүченең машинасына арест салынган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин быел ике йөзгә якын салым түләмәүченең машинасына арест салынганын әйтте. «Быел Татарстанда ике йөзгә якын салым түләмәүченең машинасына арест салынды. Машинасыз калу янаган кешеләр дәүләткә барлыгы бер миллион сумнан артык салым әҗәтен түләде. Алар арасында транспорт салымын вакытында түләмичә, 100-300 мең сум әҗәт җыйган кыйммәтле транспорт хуҗалары да бар иде»... Читать дальше...

Татарстандагы бер приютта үсмерләр агуланганнан соң прокуратура тикшерү эшен башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Республиканың Мамадыш районы күзәтү ведомствосы Красная Горка авылында урнашкан «Надежда» социаль приютында тәрбияләнүче алты үсмер антисептик эчеп агуланганнан соң тикшерү эшен башлады. Аерым алганда, ведомство социаль учреждениедә балаларның иминлеге турындагы законның үтәлешен тикшерәчәк. Татарстан прокуратурасы тикшерүнең барышын контрольдә тота, дип хәбәр итте агентлыкка ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. «Татар-информ» агентлыгы... Читать дальше...


Музыкальные новости
Игорь Бутман

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне





Персональные новости
PR time

Концерт «7 хитов И.С.Баха» в Эрмитажном театре





Татарстанда приютта тәрбияләнүче алты үсмер, антисептик эчеп, хастаханәгә эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тикшерүчеләр ачыклаганча, 7 ноябрьдә Татарстанның Мамадыш районы Красная Горка авылында «Надежда» социаль приютында тәрбияләнүче 13-17 яшьлек алты үсмер учреждениегә керә торган урында антисептик салынган флаконга тап булган. Аны су белән кушканнар һәм эчеп җибәргәннәр. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, соңрак үсмерләрнең хәле начарайган һәм аларны Мамадыш Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгында күмәк иммунитет кайчан формалашачагын әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Әгәр Татарстанда вакцинациянең югары темплары сакланса, күмәк иммунитет инде киләсе ел башында ук формалашырга мөмкин. Баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика белгече Дмитрий Лопушов вакцинация турындагы махсус туры эфирда шулай дип белдерде. «Республикада вакцинация темплары яхшы, шул ук вакытта аның бераз кимүе дә күзәтелә. Әгәр моңарчы 33-34 мең кеше прививка ясатса, хәзер ул 25 мең тирәсе тәшкил итә. Фаразлар буенча... Читать дальше...

Марат Сафиуллин: Татарстанның Башкортстанга караганда милек салымы базасы зуррак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин Татарстанның Башкортстанга караганда территориясе һәм халкы азрак булса да, милек салымы базасы зуррак булуын әйтте. «Бүген Татарстан Идел буе федераль округында милек салымы базасы буенча иң көчле төбәк булып санала. Чагыштыру өчен, Башкортстанның территориясе дә, физик затлары саны да зуррак», — диде Марат Сафиуллин Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта. Читать дальше...

Табиб: Дельта-штамм коронавирус антитәнчекләренә бирешмәскә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирусның дельта-штаммы нейтральләштерә торган антитәнчекләр тәэсиренә бирешмәскә һәм авыруның катлаулырак формасына китерергә сәләтле. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш белгече Владимир Чуланов сүзләренчә, әлеге мутация үзенең сыйфатлары буенча коронавирусның гадәти төреннән бик нык аерылып тора. «Ул бер кешедән икенче кешегә тизрәк күчәргә сәләтле һәм вакцинадан соң яки авырудан соң барлыкка килгән антитәнчекләрнең нейтральләштерү тәэсиренә бирешми. Читать дальше...

Кондырча елгасы янында булган сугыш урынын ачыклау өчен экспедиция башланырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). XIV гасырдагы Урта Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамыш арасындагы Кондырча елгасы буендагы сугыш урынын ачыклау өчен Самара өлкәсендә археологик экспедиция эшләре башланырга мөмкин. Бу урынны ачыкларга ярдәм итәр өчен Самара өлкәсендә төбәкне өйрәнүче Александр Назаров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллаган. «Кондырча елгасы янындагы сугыш булган урынны ачыклау темасы белән 2016 елдан ук кызыксына башладым. Самара... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 252 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 252 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «46 кеше хастаханәгә озатылган, 206 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 167, Чаллыда – 16, Чистай районында – 10, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында – җидешәр... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Свёнтек разгромила Кырстю и вышла в 1/8 финала турнира WTA-1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юрий Лоза

«Это теперь не россияне»: Юрий Лоза прокомментировал намерение Хаматовой вернуться



Москва

В Подмосковье усилят меры безопасности в период майских праздников

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net