Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 05.11.2021

Апас үзәк хастаханәсенә яшь белгеч кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 5 ноябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апас районы егете, әти-әнисенең һөнәри юлын дәвам итүче Филипп Карабанов табиб-отоларинголог булып эшли башлады. Ул Чуваш Дәүләт университетының медицина факультетын, «отоларингология» белгечлеге буенча клиник ординатура тәмамлады.

Зәй паркында Ринат Фәрдиевне һәм ул башкарган эшләрне искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 5 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Ләйлә Мостафина). Бүген Зәйдә аның исемен йөрткән паркта истәлекле монумент янында Ринат Шәех улы Фәрдиевны искә алу чарасы узды. Быел аның арабыздан китүенә 13 ел булды. Анда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Ринат Фәрдиевның туганнары, фикердәшләре, төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, район хакимияте вәкилләре, җитәкчеләр җыелды. Ул Зәйнең үзәгендәге паркка нигез салды. Зәйнең үсеше өчен күп көч куйган... Читать дальше...

Актаныш белгече «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» исеменә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 5 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» нең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» исеменә лаек булды. Озак еллар район хуҗалыкларында баш агроном, җитәкче вазифалар башкарган Әфка Сәрвәровка әлеге мактаулы исемне район башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.



Олег Морозов Түбән Каманың өлкән буын кешеләренә ярдәм күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Түбән Каманың өлкән буын кешеләренә ярдәм күрсәтте. Коронавируска каршы эш алып баруда «Бердәм Россия» партиясе үткәргән гомумфедераль акция кысаларында Түбән Кама сайлау округыннан Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов өлкән яшьтәге гражданнар өчен азык-төлек җыелмалары әзерләгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Депутаттан 20 бүләк җыелмасы Түбән Кама халкына тапшырылды. «Пандемия безнең барыбыз өчен дә зур сынау булды. Читать дальше...

Татарстанда ковидтан прививканың икенче дозасын ясату өчен өстәмә кабинетлар ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең икенче этабын узарга теләүчеләр артуга әзерләнә. «11ноябрьдән вакцинация ясатучыларның артуын көтәбез. Икенче вакцинациягә чират булырга мөмкин», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов. Бер ай элек республикада мәҗбүри вакцинация кертелде... Читать дальше...

Татарстанда 1,6 миллионнан артык кеше ковидтан беренче вакцинаны ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда 1,6 миллионнан артык кеше яңа коронавирус инфекциясеннән беренче прививканы ясаткан. «Бу вазгыятьтән котылу юлы — вакцинация дәвам итә. 1 652 023 кеше прививканың беренче компонентын ясаткан», — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов. Моннын тыш, Татарстанда яшәүче 1 075 000 кеше ике прививканы да ясаткан. Тагын 300 мең кеше беренче прививкалардан соң ярты ел узгач вакцинация узган.

Удмуртиядә татар-башкорт көрәше буенча чемпионат була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Удмуртиядә татар-башкорт көрәше буенча «Көрәш» чемпионаты узачак. Ярышлар 21 ноябрьдә Ижевск муниципаль спорт сараенда узачак. Чара Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллыгына багышланган һәм татар һәм башкорт халыкларының милли бәйрәмнәренең мөһим элементы булган билбау көрәше — төрки халыкларның традицион спорт төрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Көрәштә катнашу өчен 2003 елда туган яшүсмерләр һәм дүрт үлчәү категориясендә (65 кг... Читать дальше...

Башкортстанда эшләми торган көннәрне озайтмаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда 7 ноябрьдән соң эшләми торган көннәрне озайтмаячаклар. «Башкортстанда 7 ноябрьдән соң эшләми торган көннәрне озайтмаячаклар. Төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышында шундый карар кабул иттеләр. Аны республика башлыгы Радий Хәбиров үткәрде», — дип хәбәр итә төбәк башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ». Билгеләп үтелгәнчә, оператив штаб республикадагы вазгыятьне анализлаган һәм... Читать дальше...



Роспотребнадзор Хургадада агуланган туристларның хокукларын якларга әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Хургадада агуланган Татарстан туристлары Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итсә, хокукларын якларга ярдәм итәчәкләр. Зыян күргән туристлар белән республика ведомствосы белгечләре элемтәгә керде. «Без үз ярдәмебезне тәкъдим иттек. Әгәр безнең адреска мөрәҗәгать итсәләр, барлык чаралар да күреләчәк. Без алардан рәсми мөрәҗәгать көтәбез һәм без әзер», диде Россия... Читать дальше...

«Ярдәм» фонды Коръәнне Брайль шрифтында бастырып, күрмәүчеләргә тапшырырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды «Күңел күзе белән укыйм Коръән» дигән акция башлады. Акция Луи Брайль шрифтына нигезләнгән Коръәнне бастыруны һәм аны күрмәүчеләргә тапшыруны күздә тота. «Изге Китабыбыз Коръәнне мөселманнар яратып укый, хәтта күрмәүчеләр арасында да аңа кызыксыну бик зур. Сәламәт кешеләр тарафыннан аларга Коръәнне укырга өйрәнүдә булышлык күрсәтү — Аллаһы Тәгалә алдында, һичшиксез, изге эш», — дип яза Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Читать дальше...

Юрист: Халык санын алуга бәйле Башкортстан, Төмән һәм Ульяновскидан шикаятьләр килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Милләт, туган тел турындагы графаны тутырмаган исәпкә алучы мөстәкыйль рәвештә мәгълүматларны үзгәртергә тырыша. Бөтенроссия халык санын алу чорында мондый проблемалар белән Россия төбәкләре татарларына очрашырга туры килгән. Шул ук вакытта еш кына Башкортстан, Төмән һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләрдән шикаятьләр килә. «Бөтендөнья татар конгрессына 227 мөрәҗәгать килде. Башкортстаннан мөрәҗәгатьләр күп булды, шулай ук Төмәннән һәм Ульяновск өлкәсеннән дә», —... Читать дальше...

Хөкүмәт ИНН алу процедурасын гадиләштерүне хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте ИНН алу процедурасын гадиләштерүне хуплады, бу салым органында электрон портал аша исәпкә кую турында гариза бирергә мөмкинлек бирәчәк. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 84нче маддәгә үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон проектын хупларга һәм аны Дәүләт Думасына билгеләнгән тәртиптә кертергә», диелгән Министрлар Кабинеты хәбәрендә. Россия премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренчә, хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең... Читать дальше...

Хургадада агуланган Татарстан туристлары туроператорга судка кадәрге дәгъва әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россиягә Мисырдан Хургада кунакханәләренең берсендә агуланган күпчелек туристлар кайтты. Өч кешедән торган Казан гаиләсе — Елена, аның алты яшьлек улы һәм әнисе дә өйләренә кайткан. Алар шулай ук Мисыр курортында кунакханә ресторанында агуланган булган. «Без өйгә кайттык. Агулану билгеләре бар әле — барыбызның да хәл юк һәм диарея. Хәзер дәвалануны биредә дәвам итәбез», — дип уртаклашты агентлык белән Елена. Хатын-кыз сөйләгәнчә, Мисыр госпиталендә нигездә антибиотиклар белән дәвалаганнар... Читать дальше...

Белгечләр баш мие сәламәтлеге өчен файдалы продуктны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Франциянең Бордо университеты галимнәре төркеме баш мие кан тамырлары авырулары һәм кулланыла торган балык күләме арасында бәйләнешне ачыклады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Neurology журналында басылган анализ авторлары инсульт, йөрәк-кан тамырлары авырулары булмаган 65 яшьтән өлкәнрәк 1623 кешенең диетасын һәм баш мие МРТ нәтиҗәләрен өйрәнде. Аларны балык ризыклары ешлыгына бәйле рәвештә (атнага бер тапкыр һәм атнага кимендә дүрт тапкыр һәм аннан да күбрәк) дүрт төркемгә бүлделәр... Читать дальше...

Голикова: Ковид вазгыяте катлауланган төбәкләр арасында Татарстан да бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Россиянең 10 төбәгендә коронавирус инфекциясе вазгыяте катлауланды, бу исемлектә Татарстан да бар. «Россиянең ун төбәгендә вазгыять катлауланды. Бу — Белгород, Саратов, Төмән, Чиләбе, Ярославль, Магадан өлкәләре, Краснодар крае, Татарстан, Тыва, Чувашия республикалары», — дип китерә вице-премьер Татьяна Голикова сүзләрен Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада ковидның 200дән артык очрагы ачыкланган.

Башкортстанда мәктәп каникулын 14 ноябрьгә кадәр озайттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда мәктәп каникулларын 14 ноябрьгә кадәр озайттылар. Бу карарны Коронавиурс инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында кабул иттеләр, дип хәбәр итә «Башинформ» төбәкнең Мәгариф министрлыгына сылтама белән. Искәртик, элек укучылар көзге каникуллардан соң, 8 ноябрьдә укый башлаячак дип планлаштырылган иде. Хәзер алар ике атна очрашмаячак. 8 ноябрьдә республика балалар бакчалары штатлы режимда эшләячәк. Башкортстанда өстәмә белем бирү оешмалары... Читать дальше...

Россиядә ковидтан коллектив иммунитет 48 процентка кадәр җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясеннән коллектив иммунитет 48 процентка кадәр күтәрелгән. Шулай итеп, бер атнада күрсәткеч 1,2 процентка арткан. «Россиядә ковидтан коллектив иммунитет 48 процентка кадәр күтәрелгән», диелгән Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә. 5 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Мәскәүдә коллектив иммунитет 64 процент тәшкил иткән. Россиядә узган тәүлектә ковид йоктыруның 40 735 яңа очрагы ачыкланган. Коронавирус йоктырган 1192 кеше үлгән.

Ковидтан прививка ясатучылар арасында 100 мең сум уйнату программасы озайтыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатучылар арасында 31 декабрьгә кадәр акчалата бүләкләр уйнату вакытын озайтты. «Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган гражданнарны бүләкләү программасы ел ахырына кадәр озайтылачак. Ике өстәмә тираж ярдәмендә 100 мең сум алачак җиңүчеләр саны ике мең кешегә кадәр артачак. Бу хактагы карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», дип хәбәр итә РИА Новости Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән. Читать дальше...

Татарстанда бу сезонда грипп авыруының беренче өч очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа эпидемиология сезонында грипп авыруының беренче өч очрагы ачыкланган. «1349 кешене тикшерделәр. Аларның 60 очрагы грипп этиологиясеннән булмаган һәм бүгенгә өч грипп вирус очрагы ачыкланган», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. А һәм H3N2 төркемнәре гриппы ачыкланган. Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)





Персональные новости
Сбер

Сбер подарил Орлу умный светомузыкальный фонтан





Татарстанда 206 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 206 кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруы ачыкланган. «Узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 206 очрагы ачыкланган. Коронавирус пандемиясе башланганнан алып 31 720 кеше ковид йоктырган», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Татарстанда 9 700 кеше табиблар күзәтүендә... Читать дальше...

2023 елдан Россиядә кайбер чит ил кешеләренә пенсия бирелмәскә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 2023 елдан башлап Россиядәге чит ил кешеләренең яшәү вакыты гамәлдән чыгуга, алар пенсиядән мәхрүм ителәчәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева кисәтте. Хәзерге вакытта чит ил кешеләре срогы чыккан документлар белән пенсия алуны дәвам итә, чөнки Пенсия фонды аларны Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча билгели, ә аннан мәгълүмат һәрвакытта да үз вакытында килми. Читать дальше...

Үзәк Россиядә яшәүчеләрне нормадан югары температура көтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы рекордлы +13 градуска кадәр күтәреләчәк, әмма көн яңгырлы булачак. «5 ноябрьдә Россиянең үзәк өлешендә ноябрьдә иң җылы көн булачак. Һава температурасы буенча рекорд куелачак. Температура +11..+13 градус, ә төнлә шулай ук югары температура, +7..+8 градус булачак. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, урыны белән яңгыр көтелә. Җылы, болытлы, җилле һава торышы көтелә», - диде... Читать дальше...

Гомәр Бәширов — «Гомерем буена берәүдән дә көнләшмәдем, шуңа озак яшәдем»

Tatar-inform.tatar 

ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында Казан өязенең Арча волосте Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 7 яшеннән авыл мәдрәсәсендә укый. Шул елларда абыйсын солдатка алалар, әтисе бик еш авырый башлый. Тормышны тартып бару әле үзе дә бала гына булган Гомәр җилкәсенә төшә.  1919 елдан ул Арча өязендә укытучылык итә. 1920–1924 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, 1920 елда Сиваш — Перекоп өчен барган сугышларда катнаша. 1924 елда Эчке... Читать дальше...

Татарстанда тагын 11 кеше коронавирус корбаны булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 11 кеше коронавирустан үлгән. Шулай итеп, 1949, 1955, 1933, 1944, 1971, 1949 елларда туган алты хатын-кыз һәм 1965, 1956, 1941, 1963, 1959 елларда туган биш ир-ат ковид корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 4 ноябрьгә булган мәгълүмат буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 1030 очрак теркәлгән.

Ижевск мәчетләрендә татар теле дәресләре укыталар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Эльвира Хуҗина Ижевск шәһәредәне мәчетләрдә татар теле курслары турында хәбәр итә. Октябрь башында Ижау мәчетләрендә татар теле курслары башланды. Туган телебезне үзләштерергә теләгән беренче укучылар иртәнге сәгатьтә үк Үзәк мәчеткә җыелдылар. Биредә балаларны Гөлсинә апа Садыйкова укыта. Мин килгәндә, курсларга язылырга теләүчеләр саны аз иде. «Ел дәвамында укучылар саны 25кә җитәчәк», — диде Гөлсинә апа. Һәркемне дә сөенеп, үз итеп каршы ала ул. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Градский

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала



Москва

Андрей Воробьев поздравил работников скорой помощи с профессиональным праздником

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net