Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Ижевск мәчетләрендә татар теле дәресләре укыталар

0
Ижевск мәчетләрендә татар теле дәресләре укыталар

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Эльвира Хуҗина Ижевск шәһәредәне мәчетләрдә татар теле курслары турында хәбәр итә. Октябрь башында Ижау мәчетләрендә татар теле курслары башланды. Туган телебезне үзләштерергә теләгән беренче укучылар иртәнге сәгатьтә үк Үзәк мәчеткә җыелдылар. Биредә балаларны Гөлсинә апа Садыйкова укыта. Мин килгәндә, курсларга язылырга теләүчеләр саны аз иде. «Ел дәвамында укучылар саны 25кә җитәчәк», — диде Гөлсинә апа. Һәркемне дә сөенеп, үз итеп каршы ала ул. «Мин белем биргән төркемдә татар телен аңлаучы, ләкин сөйләшә белми торган балалар йөри. Элек тә дәресләргә бик теләп йөриләр иде, быел да шулай булыр дип уйлыйм. Без балалар белән ел фасылларын, җәнлек исемнәрен һәм башка төрле җиңел темаларны үзләштерәбез. Иҗекләрне дөрес итеп әйтергә дә өйрәтәм. Тик атнага бер тапкыр гына бу дәресләргә йөреп, татар телен үзләштереп булмый. Өйдә дә практика булырга тиеш. Ата-аналар, әби-бабайлар балалар белән туган телебездә аралашса гына, ниндидер уртак нәтиҗәләргә ирешеп була», — диде ул. Укучылар арасында татар теле курсларына берничә ел рәттән йөрүчеләр дә бар. Самира Макарова татар телен икенче ел өйрәнә. Бик теләп йөри икән. «Минем гаиләм, туганнарым белән татар телендә иркен аралашасым килә. Һәркем үз ана телен белергә тиеш. Киләчәктә дә татар телен белү кирәк булачак, чөнки үскәч, татар егете белән гаилә корырга телим», — диде ул. Алинә дәрескә әбисе белән килгән. «Кызганыч, балалар оныгым белән туган телдә аралашмыйлар. Хәзер инде минем дә ни әйткәнне аңламый. Ә минем аның белән рәхәтләнеп татар телендә сөйләшәсем килә. Шуңа күрә аны шушы курсларга яздым. Тиздән нәтиҗәсе күренер дип уйлыйм», — диде ул. Гөлсинә апаның дәресен тыңлау, чыннан да, бик кызыклы. Балаларга аңлаешлы итеп, бик җиңел генә аңлата ул. Беренче дәрес тәмамлангач та, укучылар барысы да: «Безгә бик ошады, ел дәвамында йөриячәкбез», — дип, укытучыларына рәхмәт әйтеп саубуллаштылар. Татар теле дәресләре Җәмигъ мәчетендә һәм Халыклар дуслыгы йортында да үткәрелә. Аларның һәрберсе турында да газетабызның алдагы саннарында язарбыз.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о строительстве трех станций новой Троицкой линии метро


Спорт в России и мире
Москва

"Зенит" в Москве обыграл ЦСКА и сравнял счет в серии


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Погода идёт на поправку": Синоптик прогнозирует долгожданное потепление в Москве





Путин в России и мире
Москва

ПРЕДСТАВИТЕЛИ РУКОВОДСТВА РОСГВАРДИИ ПРИНЯЛИ УЧАСТИЕ В ИНАУГУРАЦИИ ПРЕЗИДЕНТА РОССИИ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Марина Василевская передала Александру Лукашенко флаг Беларуси, побывавший на МКС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Брановицкий

Как надо ПРОДАВАТЬ СЦЕНАРИЙ, ПЬЕСУ, СИНОПСИС.



Москва

На игре «Балтики» со «Спартаком» ожидается аншлаг

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net