Зәйдә «Әйлән-бәйлән» район фестивалендә төрле халыкларның гореф-гадәтләре күрсәтелде
(Зәй, 14 ноябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Рәзимә Кашапова). Зәйдә «Әйлән-бәйлән» район фестивале ахырына якынлаша. Фестивальдә катнашучылар республикада яшәүче халыкларның милли уеннарын, йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Көзен башта авылларда каз өмәләре гөрли. Аннан аларга «Каз канаты сыдыру» йоласы ялганып китә. Имәнлебашлылар «Каз өмәсе» йоласын яңарту буенча районда танылганнар иде инде. «Каз канаты сыдыру» йоласын да оста итеп сәхнәләштереп күрсәтә алды. Аны «Җәүһәр» татар фольклор коллективы башлады. Читать дальше...