Зәйдә «Әйлән-бәйлән» район фестивалендә төрле халыкларның гореф-гадәтләре күрсәтелде
(Зәй, 14 ноябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Рәзимә Кашапова). Зәйдә «Әйлән-бәйлән» район фестивале ахырына якынлаша. Фестивальдә катнашучылар республикада яшәүче халыкларның милли уеннарын, йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Көзен башта авылларда каз өмәләре гөрли. Аннан аларга «Каз канаты сыдыру» йоласы ялганып китә. Имәнлебашлылар «Каз өмәсе» йоласын яңарту буенча районда танылганнар иде инде. «Каз канаты сыдыру» йоласын да оста итеп сәхнәләштереп күрсәтә алды. Аны «Җәүһәр» татар фольклор коллективы башлады. Аларга авылның әби-апалары һәм яшь буын да кушылды. Татар халкының борынгыдан сакланып килгән «Каз канаты сыдыру» йоласы Имәнлебашта борынгыча сакланып калган. Сыдырылган канатлар аннан казлар йөри торган урыннарга чәчелә. Бу йоланың да үз аңлатмасы бар: киләсе елда казлар тагын да күбрәк булсын. «Канат сыдыру» йоласында катнашкан барлык авылдашларга рәхмәтлемен, алар мәдәният хезмәткәрләренең һәр башлангычын хуплап кушылалар. Авылыбызның әби-апалары, кызлары, егетләре, балалары чын артистларча чыгыш ясадылар, — ди Имәнлебаш мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова. Чара өмә җырлары, табышмаклар, жырлы-биюле уеннар, тизәйткечләр белән аралашып барды. Анда мәзәк хәлләр, кызыклы вакыйгалар да искә алынды. Өмәчеләргә исә табаларда чыжлап коймаклар пеште.