Казань – Оренбург юлындагы фаҗига хатын-кызның гомерен өзгән
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә, 13 ноябрь көнне, Казань — Оренбург юлында фаҗига булган: «Toyota» белән «Лада» маркалы автомобильләр кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң чит ил автомобиле кырыйга оча һәм тагын бер җиңел машинаны бәрдерә. Юл — транспорт һәлакәтендә беренче ике машинаның кузовларына зыян килгән. «Лада» белән идарә иткән хатын-кыз үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәтендә. Өченче машинада утырган пассажир хатын төрле җәрәхәтләр алган.