Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыручылар саны кимегән
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә тәүлек эчендә Covid - 19 коронавирусы белән авыручыларның рәсми теркәлгән очраклары саны кимеде. Соңгы тәүлек эчендә Россиядә 85 төбәктә 38 823 яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) очрагы расланган, шул исәптән 3060 очракта (7,9%) авыруның клиник билгеләрсез булуы ачыкланган, диелә инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәрендә. Алдагы көнне коронавирусның 39 256 очрагы теркәлүе турында хәбәр ителгән иде. Шулай итеп, рәсми рәвештә авыручылар санының үсеш темпы 0,44% тан 0,43% ка кадәр кимегән. Россиядә пандемия башланганнан бирле барлыгы 9 070 674 инфекция йоктырган кеше теркәлгән. Илдә тәүлек эчендә ковид диагнозлы 1 219 пациент үлгән. Оператив штаб мәгълүматлары буенча, исәпкә алынган үлү очракларының гомуми саны 255 386га җиткән. Бер көн эчендә 29 821 кеше коронавирустан савыккан, терелүчеләрнең гомуми саны - 7 784 585. Россиядә прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин элегрәк вакцинациянең мөһимлеге турында берничә тапкыр искәртте һәм Россия препаратларының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте. Хөкүмәт Дәүләт Думасына транспорт, кибет һәм кафеларга QR-кодлар белән керү турында закон проектларын кертте.