2023 елдан Россиядә кайбер чит ил кешеләренә пенсия бирелмәскә мөмкин
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 2023 елдан башлап Россиядәге чит ил кешеләренең яшәү вакыты гамәлдән чыгуга, алар пенсиядән мәхрүм ителәчәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева кисәтте. Хәзерге вакытта чит ил кешеләре срогы чыккан документлар белән пенсия алуны дәвам итә, чөнки Пенсия фонды аларны Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча билгели, ә аннан мәгълүмат һәрвакытта да үз вакытында килми. Белгеч сүзләренчә, проблеманы хәл итәргә халык турында бердәм мәгълүматлар реестры ярдәм итәчәк. Ул Россиядә яшәүчеләр, шул исәптән чит ил кешеләре турындагы мәгълүматларны системалаштыра һәм яшәү рөхсәте тәмамланганнан соң түләүләрне юкка чыгару мөмкинлеге бирәчәк. Хәзер проект эшкәртүдә, ә 2022 елда кирәкле мәгълүмат белән тулыландырылачак. Ул 2023 елның гыйнварыннан эшли башлар дип планлаштырыла. «Әгәр чит ил кешесе Россиядә булганда пенсиягә чыга икән, аның пенсиясен билгеләү өчен рәсми хезмәт килешүе буенча эшләве шарт булып тора», — дип өстәде Григорьева.