Роспотребнадзор Хургадада агуланган туристларның хокукларын якларга әзер
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Хургадада агуланган Татарстан туристлары Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать итсә, хокукларын якларга ярдәм итәчәкләр. Зыян күргән туристлар белән республика ведомствосы белгечләре элемтәгә керде.
«Без үз ярдәмебезне тәкъдим иттек. Әгәр безнең адреска мөрәҗәгать итсәләр, барлык чаралар да күреләчәк. Без алардан рәсми мөрәҗәгать көтәбез һәм без әзер», диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Искәртик, Россия туристларын агулану билгеләре белән Хургада хастаханәсенә салдылар. Алар арасында Татарстан кешеләре дә бар иде. Бу хәлдән соң «Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар.